Чишмэ
+7 °С
Ясно
Гомуми мәкаләләр
22 Декабря 2023, 11:39

Бәйгедә җиңүчеләр бүләкләнде

Регина Хәлиуллина «Ел укытучысы-2024» республика конкурсының муниципаль этабында җиңү яулады. 20 декабрьдә 2-нче мәктәптә «Ел укытучысы-2024» район бәйгесенең суперфиналы узды. Дәвамын сайтта укыгыз.

Бәйгедә җиңүчеләр бүләкләндеБәйгедә җиңүчеләр бүләкләнде
Бәйгедә җиңүчеләр бүләкләнде

Ике тур нәтиҗәләре буенча районның иң яхшы алты укытучысы: Шөнгәккүл мәктәбенең физика укытучысы Айгөл Бикколова, Енгалыш мәктәбенең инглиз теле укытучысы Ирина Вилданова, Иске Муса авылының Муса Гали исемендәге мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Илмир ГафаровАлкин-2 авылының Рөстәм Абзалов исемендәге мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Галия Даянова,Чишмә поселогының 1-нче мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Эльвина Максимова, Чишмә поселогының 1-нче мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Регина Хәлиуллина финалга үттеләр.

Бәйгедә катнашучылар өченче турда һөнәри осталыкларын күрсәтү максатында «Осталык дәресе» тәкъдим иттеләр. Аның темасын һәм нинди форматта үтәсен үзләре сайладылар.

Бәйге нәтиҗәләре буенча Эльвина Максимова өченче урын алды, Мактау грамотасы һәм акчалата приз белән бүләкләнде. Айгөл Бикколова икенче урында аңа да акчалата премия һәм Мактау грамотасы тапшырылды. Конкурсның муниципаль этабында җиңүче Регина Хәлиуллина да премия һәм Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Ирина Вилданова «Хезмәт сөючәнлек һәм максатка омтылыш өчен», Илмир Гафаров «Эшкә иҗади караш өчен», Галия Даянова «Традицияләргә тугрылык өчен» номинацияләрендә Мактау грамотасына һәм акчалата премиягә лаек булдылар.

«Ел укытучысы-2024» бәйгесенең муниципаль этабын оештырганнары һәм актив ярдәм иткәннәре өчен 1, 2 һәм 4-нче мәктәпләр идарәлекләренә Рәхмәт хатлары тапшырылды.

 

 

Автор:Наиль Мунзаров
Читайте нас