Чишмэ
+17 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
15 Декабря 2023, 04:57

Яшәргә һәм эшләргә телим...

Бу хатынның тормыш тарихы матур бер мелодрама кебек... Хәдисә Идрисова тумышы белән Чиләбе өлкәсенең Никольское авылыннан. Сигезенче сыйныфтан соң Миәсс шәһәренең төзелеш техникумында белем алырга уйлый. Тик берничә балл җитмәү сәбәпле, укырга керә алмый. Уналты яшьлек кыз озак уйлап тормастан шәһәрдә кала һәм дәваханәгә санитарка булып эшкә урнаша, аннары «УралАЗ» автозаводына күчә. Дәвамын укырга басыгыз

Яшәргә һәм эшләргә телим...Яшәргә һәм эшләргә телим...
Яшәргә һәм эшләргә телим...

Биредә ул үзенең беренче һәм бердәнбер мәхәббәтен очратып, 1969 елда кияүгә чыга.

Тормыш иптәше заводта инженер булып эшли. Сүз уңаеннан, аның безнең районнан булуын әйтеп узыйк, ул Днепропетровский институтын тәмамлаганнан соң юллама буенча әлеге заводка эшкә килә.

Яшь гаилә 1970 ел-да Чишмәгә күченә. Ире яңа гына ачылган шикәр заводына технолог булып урнаша, тәүдә инженер, аннары баш инженер вазифаларын башкара. Хәдисә үзе 1971 елның 15 июненнән чөгендер кабул итү пунктында лаборант булып эшли башлый. Шул вакыттан бирле, инде 52 ел, заводка тугры кала. Лаборант булып, аннары капчык-тара цехында хезмәт куя, 1996 елда известь цехына күчә.

Соңгы елларда, цехка компьютер куелгач, начальнигыбыз «компьютер белән ничек эшләрсең инде, син бит берни белмисең», дип шаярта иде. «Бор-

чылма, кызлар күрсәтерләр, ә мин өйрәнермен», дип җавап бирдем.

Олы яшьтә булуыма карамастан сынатмадым, дип көлеп җи-бәрде ул.

Аңа хәзер 71 яшь. Әле дә эшли.

Идрисовлар ике ба-ла – бер ул һәм бер кыз үстергәннәр.

Улым махсус уку йортын тәмамламады. Мәктәптән соң безнең янга заводка килеп урнашты, курслар үтеп электрик булып эшли башлады. Ул балачактан ук конструкцияләү белән мавыга иде. Куллары алтын. Кызым медицина институтын тәмамлады, 13-нче хастаханәдә табиб булып эшли. Балалар аерым яшиләр. Улым үз куллары белән зур йорт төзеде, дип горурланып сөйли ул.

Аның оныгы да хезмәт династиясен саклап әтисе, картәнисе һәм картәтисе кебек шикәр заводына эшкә килгән.

2015 елда Хәдисә Мөхәммәт кызының тормыш иптәше инсульттан соң вафат булган.

Җанын бирердәй булып эшли иде. Исәнлеге шунда беткәндер, мөгаен. Заводка инженер булып урнашкач, махсус рәвештә Уфага, заводны төзегән тәүге

инженер янына барып, ниндидер сызымнар алып кайтты, аларны идәнгә җәеп озак өйрәнде, производствоның барлык нечкәлек-ләрен аңларга тырышты, дип искә ала ул.

Хәдисә Идрисова, өлкән яшьтә булуына карамастан, яшәүдән ямь табып, тормышны яратып яши.

Чәмләнеп гомер итәм. Минем девиз «Яшәргә, эшләргә телим», ди ул.

Автор:Наиль Мунзаров
Читайте нас