Чишмэ
+23 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
15 Декабря 2023, 04:58

Туган көннән башлап гомер ахырына кадәр

18 декабрьдә ЗАГС хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә. 1917 елда бу көнне «Гражданлык никахы, балалар һәм гаилә хәле актлары кенәгәләрен алып бару турында»гы декретка кул куелган. ЗАГС сүзен ишетүгә матур итеп киенгән һәм бәхетле яшьләрнең өйләнешергә килүе күз алдына килә. Әмма ЗАГС хезмәткәрләренең эше моның белән генә тәмамланмый.

Туган көннән башлап гомер ахырына кадәрТуган көннән башлап гомер ахырына кадәр
Туган көннән башлап гомер ахырына кадәр

 

Без җиде пункт буенча актлар теркибез. Бу бала тууны, өйләнешүне, аерылышуны, ата булуны раслау, уллыкка яки кызлыкка алуны, исем үзгәртүне һәм кешенең вафат булуын теркәү. Моннан тыш, кирәк булганда, кабаттан дәүләт теркәве фактын раслаучы таныклыклар һәм белешмәләр бирәбез. Чит ил территорияләреннән дә таныклыклар һәм белешмәләр сорап алабыз. Гаилә кыйммәтләрен ныгыту буенча чаралар үткәрәбез 50, 60, 70 һәм 75 ел бергә яшәгән юбилярларны хөрмәтлибез. Шулай ук никахка ке-рүчеләргә һәм яңа туган балаларга таныклык тапшыру тантаналары үткәрәбез, диде Чишмә районының ЗАГС бүлеге начальнигы Альфира Мохкулова.

2022 елның 1 апреленнән бала тууны һәм кешенең вафат булуын ЗАГС органнарына турыдан-туры мөрәҗәгать итмичә теркәү мөмкин-леге барлыкка килде. Дәүләт хезмәтләре порталында «Бала туу» суперсервисы эшли башлады. Ул кешене артык мәшәкатьтән коткара: хәзер барлык кирәкле документларны ЗАГС бүлегенә килмичә генә онлайн форматта тапшырырга мөмкин.

Автор:Наиль Мунзаров
Читайте нас