Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Гомуми мәкаләләр
8 декабрь 2023, 05:40

Тамырлары белән Иске Мусадан

Тамырлары Иске Муса авылыннан булган туганнарыбыз белән 67 елдан соң тәү тапкыр Калининградта очрашуыбыз турында язарга булдым.   Иске Муса авылында гомер кичергән картатаебыз Хаматсабир 1939 елда балаларын ятим калдырып кинәт кенә вафат була. Нәнәебез Мәбрүрә биш бала белән тол кала. Шуларның өчесе картатайның беренче хатыныннан була. Бу сугыш башланыр алдыннан авыр еллар…

Тамырлары белән Иске МусаданТамырлары белән Иске Мусадан
Тамырлары белән Иске Мусадан

Тиздән зур уллары Сәгыйть тормыш иптәше Минзифа һәм ун алты яшьлек сеңлесе Сафура белән Ерак Көнчыгышка китеп Находка шәһәренә барып урнаша. Биредә эш тә, яшәргә урын да табыла. Сафура балалар бакчасына эшкә керә, аңа яшәр өчен баракта урын табыла. Тормышлары әкренләп җайга салынды дигәндә генә сугыш башлана. Сәгыйть бабайны сугышның беренче көннәрендә үк фронтка алалар. Ә тормыш иптәше, күп уйлап тормастан, кире туган якларына кайтырга чыга, чөнки озакламый балалары туарга тиеш була. Ә Сафура әби, сугыш тәмамланганнан соң өйгә абый белән бергә кайтып китәрбез, дигән өмет белән Находка шәһәрендә кала. Ләкин күп тә үтми, Сәгыйть бабайның үлеме турында кара кәгазь килә. Шулай итеп, аның туган якка кайту турындагы өмете өзелә.

Сафура сугыштан яраланып кайткан Тимер исемле татар егетенә кияүгә чыга, йорт салып керәләр, дүрт малайлары һәм бер кызлары дөньяга килә. Туган ягын кайтып күрергә бик теләсә дә, насыйп булмый. Ә Мәбрүрә нәнәй 1953 елда поезд белән барып, ярты ел аларда торып кайта. Бик күп еллардан соң, 2015 елда, Тимер белән Сафураның кызлары Наҗия әнисенең васыятен үтәп, аның туган ягын күреп, туганнары белән танышып, аралашып китте.

Бүгенге көндә Сафура әби дә, аның тормыш иптәше һәм дүрт баласы да мәрхүм инде. Әлеге вакытта бер уллары гына исән-сау, аңа сугышта һәлак булган Сәгыйть бабайның исемен кушканнар. Ул 1948 елда Находка шәһәрендә туган. Сигезенче сыйныфны тәмамла-гач, Уссурийск мәдәни-агарту училищесының бию классында белем алган. Укуын тәмамлагач, армия сафларына алынып Камчаткада хезмәт иткән, кайткач Петропавловск-Камчатка флотилиясенең җыр һәм бию ансамблендә балет артисты булып эшли башлаган. Ул 40 ел дәвамында биюче, балет артисты, балетмейстер, хореограф булып эшләгән. Эш-ләү дәверендә җир шарының кыйсы гына төбәгендә булмаган ул...

Аралашып яшәсәк тә, моңарчы очрашырга туры кил-мәде. Һәм, ниһаять, быел август аенда энем Ирек, аның тормыш иптәше, улы һәм мин Калининград шәһәренә юл тоттык, чөнки Сәгыйть абыйлар һәм аның кызының гаиләсе 2016 елда шул шәһәргә күченгәннәр. Сәгыйть абый белән беренче очрашуыбыз бик дулкынландыргыч булды... Ул, 75 яшьтә булуына карамастан, бүген дә егетләр кебек төз. Сөйләшеп сүзләр бетмәде, хатирәләрне һәм истәлекләрне барладык. Ул безгә хәтта татарча биеп тә күрсәтте. Истәлеккә фотога төштек. Калининград бик чиста, матур, яшеллеккә күмелеп утырган тарихи шәһәр.

Тамырлары белән Иске Мусадан булган Сәгыйть абыйга һәм аның гаиләсенә озын гомер теләп, рәхмәтләр әйтеп, тагын да очрашуларга өмет итеп, тыныч күңел белән кайтып киттек.

Автор:Наиль Мунзаров
Читайте нас