

Авыл Советлары башлыклары презентациясеннән, концерт номерларыннан һәм фикер сорашудан соң түбәндәгечә призлы урыннар билгеләнде: Яңа Ябалаклы авылы вәкилләре өченче урын алдылар, Дурас һәм Караякуп авылларыннан катнашучылар икенче булдылар. Түбән Хаҗәт авылының инициаторлар төркеме иң күп балл җыйды. Түбәнхаҗәтлеләр республика дәрәҗәсендә үтәчәк бәйгедә дә Чишмә районы исеменнән чыгыш ясаячаклар.
Шуны билгеләп үтик, бәйге таләпләре елдан-ел камилләшә. Бу юлы эчкечелек проблемаларын хәл итүне анык мисаллар белән исбатлаган эшләргә зур игътибар биреләчәк.
Билгеле булуынча, әлеге вакытта Башкортстан Республикасы Башлыгы гранты акчасына гамәлгә ашырылучы проектның гомуми приз фонды 40 миллион сум тәшкил итә. Бөтендөнья башкортлар корылтае хәбәр итүенчә, җиңүгә дәгъва итү өчен сәбәп бар: өч миллионнан алты миллион сумга кадәр акча откан очракта авылдагы бик күп мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкин булачак.