Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Гомуми мәкаләләр
8 декабрь 2023, 06:01

Максатка омтылыш һәм тырышлык

Чишмә районының иң тәҗрибәле авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең берсе – «Агропромбизнес» җәмгыятен оештыручы Владимир Мохов бу көннәрдә күркәм юбилеен билгеләп үтә, 70 яше тула. Владимир Николаевич тумышы белән Уфадан. 1989 елда ул Черниговка авылы янында матур табигать кочагында урнашкан бакча йорты ала. Чишмә төбәген үз итү, якын күрү шуннан башлана. Әмма 2006 елда гына районда үз эшен оештырырга карар итә. Бу вакытка ул инде Уфаның тарихи өлеше өчен, шулай ук шәһәрнең яңа микрорайоннары өчен дә объектлар төзүгә юнәлдерелгән «РИСК» төзелеш компаниясе җитәкчесе; Уфа дәүләт нефть-техник университетында, Архитектура-төзелеш институтында укыту һәм фәнни-тикшеренү эшчәнлеге тәҗрибәсе булган техник фәннәр кандидаты.

Максатка омтылыш һәм тырышлыкМаксатка омтылыш һәм тырышлык
Максатка омтылыш һәм тырышлык

Менә шулай 17 ел элек «Агропромбизнес» Чишмә районының бер өлеше булып китә. Әлеге вакытта предприятиенең Сәйран һәм Балагуш бүлекчәләрендә иген һәм техник культуралар үстерү өчен 10 мең гектардан артык җирләре, техника паркында 35 трактор, биш ашлык җыю комбайны, куәтле «Кировец» тракторы һәм башка агрегатлар бар.

Сүз уңаеннан, «Агропромбизнес» җәмгыятеннән тыш, Абрайда аның җитәкчелегендә аучылык-балыкчылык хуҗалыгы да оештырылган. Биредә кабаннар, пошилар, кыр кәҗәләре бар. Узган кышта алар өчен генә 100 тоннадан артык ашлык фуражы әзерләнгән. Буаларны үзләштерү дәвам итә. Яңа Сәйрандагы сулыкны чистарту буенча регламент эшләр бара, ә Бәрсүәнбаш һәм

Балагуш буаларында ак амур балыгы маймычлары үрчетелә. Киләчәктә биредә балык тотарга яратучылар өчен барлык шартлар тудырылачак.

Һәр эшнең уңышы турыдан-туры коллективка бәйле. Владимир Мохов компа-ниясендә иң мөһиме көчле команда, төзелештә дә, авыл хуҗалыгында да. Ул нигездә яшь һәм алдынгы карашлы белгечләрдән тора, аларны үзе «үстергән». «РИСК» җәмгыятендә аның элекке студентлары эшли, һәм «Агропромбизнес»та да яшь кадрларга өстенлек бирелә. Эдуард Вәлиев, мәсәлән, 2010 елда аграр универси-тет тәмамлаганнан соң кил-

гән. Карьерасын авыл хуҗа-лыгы менеджеры вазифасыннан башлаган, хәзер ул авыл хуҗалыгы культураларын үстерү өлкәсендә тәҗрибәле белгеч, «Агропромбизнес» җәмгыяте директоры урын-

басары булып тора. Хәзерге вакытта Владимир Мохов җитәкчелегендәге коллектив яңа эш үзләштерә, Сәйран авылында 32 мең тонна ашлык саклау мөм-кинлеге булган авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү комплексы – элеватор төзи башлый.

Максатка омтылыш һәм тырышлык бизнеста уңышка ирешергә мөмкинлек биргән сыйфатлар, алар каршылыклар алдында сынмаска, теләгеңә ирешергә булышлык итә. Владимир Николаевичка бу эше канәгатьлек китерә, ә авырлыкларны җиңү – ул шатлык кына, ди Эдуард Салават улы.

Ул үзе дә эшләргә ярата, һәм аны шундый ук тырыш һәм уңган кешеләр уратып алган. Финанс як һәм карьера үсеше белән генә кызыксынган хезмәткәрләр озак тоткарланмый, һәм бездә андыйлар юк та. Владимир Николаевич төзелеш һәм авыл хуҗалыгы эшләренең бар нечкәлекләрен белә, барысына да үзе өйрәнгән. Безнең белән дә тәҗрибәсен уртаклаша, чөнки компаниядә ул җитәкче генә түгел, ә чын остаз да (хәзер аңа уллары Андрей белән Алексей да ярдәм итә). Мин үзем дә аңа бурычлы. Ул бөтен эшне үз куллары белән эшли белгән, аның бар нечкәлекләрен аңлаган, тәҗрибәсе белән уртаклаша алган җитәкчеләр исәбенә керә, дип билгеләп үтте Эдуард Вәлиев.

Владимир Николаевич Мохов намуслы, тырыш һәм максатчан кешеләрне хөрмәт итә. Аның өчен мөмкин булмаган бернәрсә дә юк. Эшкуарлык табыш өчен түгел, ә эш барышыннан канәгатьлек алу өчен оештырылганда гына чәчәк ата.

 

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас