Чишмэ
+22 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
1 Декабря 2023, 05:39

Картәниләргә - бүләк

«Родник плюс» гәзите «ВКонтакте» челтәрендәге үз төркемендә Чишмә районындагы картәниләр арасында фотобәйге үткәрде. Анда яшьләре 55тән узган 14 хатын-кыз катнашты. Дәвамын сайтта укыгыз

Картәниләргә - бүләкКартәниләргә - бүләк
Картәниләргә - бүләк

Җиңүчеләр конкурс шартлары буенча тавыш бирү юлы белән билгеләнде. Беренче өч урынны алган катнашучыларга редакциядән бүләкләр тапшырылды.

Чишмә поселогыннан алты онык картәнисе Нәфисә Байбурина барыннан да күбрәк тавыш җыйды. Әлеге вакытта ул бәйгенең «ВКонтакте» челтәрендә «Безнең Башкортостан» төркеме тарафыннан оештырылган республика этабында катнаша (https://vk.com/bashkortostan media).

Чишмә поселогыннан биш онык һәм ике турунының картәнисе булган Әлфия Байбурина бераз кимрәк тавыш җыеп икенче урынга, ә Абрай авылыннан унике онык һәм егерме ике турун картәнисе Хәлидә Шәмсетдинова өченче урынга чыктылар.

Ә Ибраһим авылыннан унике онык һәм ике турун картәнисе Нурдидә Әхмәтова иң күп лайк җыеп тамашачылар сөюен яулады.

Барлык картәниләребезгә ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге һәм оныкларыгызның сезнең белән һәрвакыт горурлануын һәм соклануын телибез!

 

 

 

Автор:Лиана Усманова
Читайте нас