Чишмэ
+21 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
1 Декабря 2023, 05:46

Хезмәт ияләре хөрмәткә лаек

Үз эшеңне яратырга кирәк, ди мәкаләбез герое 75 яшьлек Рәүф Янбарисов. Рәүф Гайбадулла улы тумышы белән Чишмә авылыннан. Армия хезмәтенә киткәнче үк «Луч» колхозында эшли башлаган. Соңрак районда авыл хуҗалыгы техникасы ремонтланучы предприятиегә эшкә урнашкан. Күп тә үтми җитәкчелек яшь егетне Дәүләкән уку комбинатына укырга җибәрә. Дәвамын сайтта укыгыз

Хезмәт ияләре хөрмәткә лаекХезмәт ияләре хөрмәткә лаек
Хезмәт ияләре хөрмәткә лаек

 

Эшләгән елларында ул производство алдынгысы була, район Сове-ты депутаты итеп сайлана. Хезмәт ветераны «Социалистик ярышларда җиңүче» медальләре, өченче дәрәҗә Хезмәт даны ордены белән бү-ләкләнә.

Вакыт узу белән Рәүф Гайбадулла улы күп төрле һөнәрләр үзләштерә оста куллы, алыштыргысыз белгеч була.

Үз өстеңдә эшләү,

белемеңне камилләштерү, районның иҗти-магый тормышында һәм спорт ярышларында актив катнашу гына һөнәри уңышларга ирешергә ярдәм итә.

Мин үз-үземә ышанып, үз эшемне белеп эшләдем. Лаеклы ялда булсам да, тик торырга тырышмыйм. Әлегә кадәр районда узган чаңгы ярышларында бик теләп катнашам, яшьтәшләрем арасында призлы урыннар алам. Эштәге хезмәттәшләрем белән гел аралашам.

Мин яхшы остаз булдым дип уйлыйм. Үзем эшкә өйрәтеп калдырган егетләр өчен оят түгел. Яшь белгечләр минем хезмәт юлы үткән «Башсельхозтехника» предприятиесенең Чишмә филиалында лаеклы эшлиләр, дип елмая Рәүф Янбарисов.

 

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас