

Мин үзем өйдә «мал-туар» тотарга яратмыйм. Шуңа кү-рә, улымның «берәр җәнлек алыйк әле» дип үтенүенә карамастан, бу нияткә катгый каршы идем.
Ләкин көннәрнең берсендә Рамазан «я крокодил, я кәлтә елан, икенең берсен алыгыз», дип безне сайлау алдына куйды. Билгеле сәбәпләр буенча без икенче вариантта тукталдык.
Шулай итеп, безнең йортта Амелина – гекконнар гаиләсенә караган, эублефар токымлы кәлтә барлыкка килде. Аны барыбыз да ошаттык. Ул тәртип һәм чисталык ярата. Аңа җылы террариум, йоклау өчен ышык урын, су һәм эченә дымлы салфетка салынган контейнер булса, шул җитә.
Экзотик җан иясенең гадәти булмаган рационы тәү мәлдә куркытырга да мөмкин. Аның яраткан ризыгы – витаминлы азык белән бергә бирелүче тараканнар һәм чикерткәләр. Алар туңды-рылган килеш саклана. Аның каравы, аны өч көнгә бер генә тапкыр ашатасың.
Кәлтәгә ризыгын озын пинцет белән бирәбез. Ул табышны үзе эләктереп ала. Әгәр алдына китереп куйсаң, күрмәячәк. Димәк, ач калачак.
Кулга алсаң үзен тыныч тота, агрессив түгел. Хәзер ул безнең гаиләнең тулы хокук-лы әгъзасы.