

Чишмә районында махсус хәрби операциядә һәлак булганнарны соңгы юлга озатуга багышланган матәм чаралары үтте.
Алик Шәрипкуловның туганнарының теләге буенча аны соңгы юлга озату урыны итеп поселокның мәрхүмнәр белән хушлашу залы каршындагы мәйдан сайланды.
Рядовой Алик Рим улы 1976 елның 22 декабрендә Благовар районының Самарино авылында туган.
Алик хәрби хезмәттә башкаларга үрнәк булган, намус һәм хәрби бурыч төшенчәләрен үз гомереннән дә өстенрәк куйган.
Ул хәрби антына ахыргача тугры калып, Украина территориясендә махсус операция барган җирдә һәлак булган.
Рәсәй Федерациясе Президенты Указы белән хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен вафатыннан соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән. Орден аның зур улына тапшырылды.
Чишмә поселогында махсус хәрби операциядә һәлак булган рядовой Рәфис Кәримовны соңгы юлга озаттылар. Аңа 26 яшь иде.
Рәфис Ильяс улы 1997 елның 28 августында туган. Армия сафларында хезмәт иткән. 2023 елның сентябрендә РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзегән. Намус кушуы буенча үзе теләп Рәсәй мәнфәгатьләрен якларга киткән. Ул хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган.
Бу атнада Ватаныбыз мәнфәгатьләрен яклап батырларча һәлак булган Өйдрәк авылы егете, 47 яшьлек рядовой Тарзимин Валерий Әлфәт улын да соңгы юлга озаттык. Кыю ир-егетләр булганда илебез җиңелмәс. Ул мобилизациядән азат ителсә дә, чын патриот буларак читтә кала алмаган. Контрактка кул куеп, беренчеләрдән булып илебез чикләрен сакларга киткән. Алга куелган бурычын үтәп, ахырга кадәр хәрби антына тугры калган.
Бу көннәрдә Шөнгәккүл авылында да матәм митингы узды. Район халкы хәрби операциядә һәлак булган 35 яшьлек рядовой Раил Барый улы Галиев белән хушлашты.
Алдан алынган мәгълүматлар буенча, Раил Галиев 2023 елның 20 августында Донецк Халык Республикасы территориясендә һәлак булган.
Кыю якташларыбыз турындагы якты истәлек озак еллар хәтеребездә сакланыр.