Чишмэ
+14 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
1 Декабря 2023, 05:51

Авылның киләчәге яшь мөгаллимнәр кулында

Укытучы Флүзә Ганиева Башкортстан Республикасының авыл җирендә эшләүче яшь укытучылар арасында үткән конкурста җиңү яулап, грант алган. Флүзә Фидаил кызына 26 яшь. Ул Алкин-2 мәк-тәбе филиалы – Бишкәҗә мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы. Дәвамын сайтта укыгыз

Авылның киләчәге яшь мөгаллимнәр кулындаАвылның киләчәге яшь мөгаллимнәр кулында
Авылның киләчәге яшь мөгаллимнәр кулында

Аның «Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында аз комплектлы авыл мәктәплә-ренең башлангыч сыйныф укучыларын экологик тәрбияләү» мәгариф проекты республикада иң яхшыларның берсе дип танылган. Сүз уңаеннан, үткән елда ул «Башлангыч гомуми белем бирү: экологик тәрбия» номинациясендә «Иң яхшы тәрбия практикасы» республика конкурсында мактаулы өченче урын алган.

Флүзә Ганиева тумышы белән Кыйгы районыннан. Әлеге вакытта Әмин авылында яши һәм тормыш иптәше Артур белән ике кыз тәрбияли. Көн саен Бишкәҗә авылына йөреп эшли. Ул укытучы эшчәнлеген директорның тәрбия буенча киңәшчесе вазифасы белән бергә алып бара.

Гаиләне дә, эшне дә бертигез алып бару мөһим, ди ул.

Уфаның күп профильле педагогия колледжында махсус белем алдым. Әлеге вакытта М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының читтән торып уку бү-

легенең беренче курс студентымын. Һәрва-кыт ярдәм итеп, илһамландырып торучы тормыш иптәшенә рәхмәтлемен. Якын кешең-нең ярдәме булганда бу бик мөһим. Туганнарыбыз белән бик якын мөнәсәбәттәбез. Бу үзем-не укытучылык һөнәренә тулысынча багышларга мөмкинлек бирә, дип сөйли Флүзә Фидаил кызы.

Филиал мөдире Гүзәл Әминева укытучылар коллективында яшь хез-мәттәшләргә ярдәм итү традициясе барлыгын билгеләп үтте.

Флүзә Фидаил кызы беренче көннәрдән үк үзен укучылар алдында ышанычлы тота, дәресләрдә гамәлдәге уку планнарын һәм эш программаларын тормышка ашырырга тырыша. Дәресләрне кызыклы итеп үткәрә, дәреснең максатын төгәл билгели. Балаларга мәсьәлә билгеләргә һәм аны уңышлы хәл итәргә өйрәтә. Һәрбер укучысына белем алу шатлыгы тоярга, үзендә ышаныч уятырга ярдәм итә. Аның укучылары төрле бәй-геләрдә актив катнаша. Ул игътибарлы, әдәпле һәм укучыларына карата дусларча мөнәсәбәттә. Шул ук вакытта таләпчән дә, дәрестә тәртип сакларга тырыша. Яшь укытучы коллектив белән яхшы мөгамәләдә.

Остазларының киңәшенә колак сала белә, авырлыктан курыкмый, яңалыкка омтыла, ирешкәннәрендә тукталып калмый һәм үзенең һөнәри әзерлек дәрәҗә-сен күтәрә, дип сүзенә йомгак ясады Гүзәл Мидхәт кызы.

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас