Чишмэ
+25 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
24 Ноября 2023, 06:55

Өйгә җиңү белән кайтырбыз

Республиканың «Башкортостан» мотоукчылар полкы яугирләре белән алар кыска вакытлы ялга кайткач очраштык.

Өйгә җиңү белән кайтырбызӨйгә җиңү белән кайтырбыз
Өйгә җиңү белән кайтырбыз

Республиканың «Башкортостан» мотоукчылар полкы яугирләре белән алар кыска вакытлы ялга кайткач очраштык.

«Шамс» чакырулы яугир башта ук шул полкка эләгергә теләгән.

Күпләр яу кырында, шуңа күрә мин дә Туган ил алдындагы бурычымны үтәргә булдым. Моңа бер дә үкенмим, әмма тормыш иптәшемә китүем турында ахыргача сөйләмәдем. Әлбәттә, күз яшьләре дә булды, ләкин ул минем карарымны хуплады, дип сөйләде ул.

Башта медкомиссия аңа сәламәтлек торышы сәбәпле хәрби операциягә китәргә рөхсәт бирми. Ә дәвалангач, янәдән гариза яза. Бу юлы Рәсәй Оборона министрлыгы белән контракт төзүгә ирешә. Әлеге вакытта ул «Башкортостан» мотоукчылар полкы составына кергән Даян Мурзин исемендәге ирекле батальонда хезмәт итә.

«Сатера» чакырулы сугышчы «Шамс» белән бер батальонга эләккән.

Контракт буенча хезмәт турында электән үк уйлый идем. Төнге сменадан кайткач шундый карарга килдем. Гаиләм белән сөйләштем, әнигә аңлаттым. Һәм Уфа шәһәренең Ай урамындагы 63-нче йортта урнашкан «Башкортстан Республикасының ирекле батальоннар оештыру буенча үзәк штабы»на барып контракт төзедем. Иптәшләрем арасында шәйморатовлылар, доставаловлылар, мобилизацияләнүчеләр һәм «Ватан» отрядында хезмәт итүчеләр дә бар. Чишмәлеләр күп. Бер-беребез өчен җан атып торабыз, диде үз теләге белән хәрби операциягә киткән сугышчы.

«Скорпион» чакырулы яугир дә Рәсәй армиясе белән юкка гына контракт төземәгән беренчедән, аның берникадәр хәрби тәҗрибәсе бар, икенчедән, алгы сызыктагы яшь сугышчыларга ярдәм итү теләге зур.

Мин, олы ир-ат, өйдә утырам, ә япь-яшь егетләребез Ватанны саклый. Намус кушуы буенча читтә кала алмыйм, диде яугир.

Ул баштарак куркыныч булуы, ә аннары кыр шартларына ияләшүләре турында сөйләде. Алар барлык кирәкле әйберләр һәм азык-төлек белән тулысынча тәэмин ителгән.

Батальоннар оештыру дөрес карар, без бер зур гаилә кебек. Бернинди проблема да юк. Очрактан файдаланып хәрбиләргә, аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтүләре өчен республика Башлыгы Радий Хәбировка, Чишмә районы хакимиятенә, шулай ук тылдагы әби-бабайларга, балаларга, туганнарга, якыннарга һәм дусларга битараф булмаган барча кешеләргә зур рәхмәт белдерәм. Аларның безгә таяныч булуы аркасында күпкә җиңелрәк, дип билгеләп үтте хәрби хезмәткәр.

Өйгә җиңү белән кайтырбыз
Өйгә җиңү белән кайтырбыз
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас