

Ул 1948 елның 25 сентябрендә ике уллары һәм бер кызлары булган гади крестьян гаиләсендә дөньяга килгән. Саҗидә сигезьеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң бер ел күрше Чувалкип авылында белем ала. Әтисенең вафатыннан соң аңа туган авылына кайтып колхозда яшелчә бакчасына эшкә урнашырга туры килә. Саҗидә апа 1965-1994 елларда колхозда сыер савучы булып эшләгән чорда югары күрсәткечләргә ирешә. Хәтта лаеклы ялга чыккач та колхозда төрле эшләр башкара.
1967 елда шул авыл егете Фәнил Хөснулла улына тормышка чыга, алар 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Сажидә апа «Ана даны» медале белән бүләкләнә.
Ул бүгенге көндә дә, олы яшьтә булуына карамастан, мал-туар һәм кош-корт асрый, бакча тутырып төрле жимеш-җиләк үстерә.
Саҗидә апа бик уңган һәм ихлас күңелле, кунакларны ачык йөз белән каршы ала. Үзенең моңлы җырлары белән дә күпләрне сокландыра. Кичләрен кул эше белән шөгыльләнергә дә вакыт таба. Авылның җәмәгать тормышында актив катнаша, авыл китапханәсендә берничә ел эшләп килгән «Ак чишмә» әдәби клуб әгъзасы булып тора, анда үткән бер чараны да калдырмый.
– Кул кушырып өйдә утыру минем өчен түгел, – ди ул үзе турында.
Кәүсәрия Әхмәтшина, Иске Муса китапханәсе мөдире