

Әмин авылында яшәүче Эльвира Мөрсәлимова тумышы белән Белорет районының матур табигатьле Егәзе авылыннан. Гаиләдә өч кыз үс-кәннәр, көтмәгәндә кайгы килгән – әниләре үлеп киткән. Әтиләре озакламый өйләнгән, үги ананың дүрт баласы да алар йортында яши башлаган. Аннары кечкенә сеңелләре
Раушания туган. Өйдә һәр-вакыт җылы мөнәсәбәт хөкем сөргән, һәркем кулыннан килгәнчә эш белән мәшгуль булган.
«Әти һәрвакыт: «Эштән кеше үлми, эшләп үсегез», – дип әйтә иде», дип искә ала Эльвира.
Әнисе урынына калган апалары аңа һәрвакыт ярдәм итә, әле дә бер-берсенә терәк булып яшиләр.
11-нче сыйныфны тәмамла-ганнан соң «Бухгалтерлык хисабы» һөнәрен ала. Авыргазы һәм Көергәзе районнарында кассир, бухгалтер булып эшли, аннары язмыш юллары аны Чишмә районының Яңавыл авылындагы «Уза» җәмгыятенә алып килә. Би-редә ул булачак тормыш иптәше Руслан белән таныша. Бераз очрашып йөргәннән соң тату, ныклы һәм бәхетле гаилә корырга карар итәләр.
Мөрсәлимовларның өч кызлары бар. Зурысы, Аделина, Казанда халык сәнгать кәсепләре техникумы-ның 3-нче курсында белем ала, Камилла Әмин авылы мәктәбендә алтынчы, ә кечесе Сафия беренче сыйныфта укыйлар.
Эльвира декрет ялыннан соң эшеннән китеп, ире өчен ышанычлы хезмәттәш булырга карар итә. «Мурсалимов Р. З.» крестьян-фермер хуҗалыгының 2016 елдан бирле үсемлекчелек белән шөгыльләнүен искәртеп узабыз.
Авыл хатын-кызына беренче әтәчләр белән торырга, сыерын саварга, мал-туарын карарга, балаларын мәктәпкә әзерләп озатырга туры килә. Моннан тыш, йортны һәм бакчаны да тәртиптә тотарга кирәк. Мәкаләбез герое әйтүенчә, ул аларны үзләрен әтисе тәрбияләгән кебек тәрбияли. Өйдә һәркайсының үз бурычы бар. Кызлар төрле бәйгеләрдә катнашып җиңү яуларга һәм бары тик яхшы билгеләргә генә укырга тырышалар.
«Әтием биргән киңәшләрне беркайчан да онытмыйм, минем өчен ул үрнәк. Мин әле һаман аңардан киңәшләр сорыйм», ди Эльвира.
Гаилә хәрби операциягә гуманитар ярдәм җибәрә, төрле чаралар оештыруга матди ярдәм күрсәтә. Руслан Мөрсәлимов икенче тапкыр Арслан авыл Советы депутаты вазифасына сайланган.