

Биеп тә алганнар, Фәнит Карачурин үзенең җырлары белән сөендергән. Өмәдән соң мул табын артына утырып тәмле беленнәр, бәлеш һәм учакта пешкән пылау белән сыйланганнар... Кунакларга истәлеккә «каз куыгы», «май канаты» бүләк иткәннәр.
Халкыбыз борынгыдан килгән йола буенча бу көнне кышкылыкка ит һәм кәләшләргә бирнә итеп биреләчәк мендәрләргә каз мамыгы әзерләнгән.
Каз – борынгы йорт кошларының берсе, ата-бабалар аны белми асрамаган. Каңгылдап торган, каурый канатлы казлар авыл күрке булган.
Каз мамыгыннан мендәрләр, юрганнар сыралар. Элек каз канатын идән себерү, коймак майлау өчен дә кулланганнар.
Кәләш булачак бер генә кызны да каз мамыгы тутырылган бирнә мендәрләреннән башка күз алдына китереп булмый. Чигелгән ястык-мендәрләр татар йортының күрке булган.
Туйга бер ел кала күчтәнәчкә тозлап, каклап каз әзерләгәннәр. Пар казлар туй табынына килгән кунаклар алдына чыгарылган...
Шулай итеп, тиздән авылларда гөрләп каз өмәләре узар. Халкы-бызның борынгы йоласы авыл тормышының бер бизәге булып тора.