Чишмэ
+17 °С
Дождь
Гомуми мәкаләләр
10 Ноября 2023, 07:30

Гәзиттәге берничә юл өчен...

12-нче ноябрь – район гәзитенең туган көне. Барлык хезмәттәшләремне һәм бүгенге көндә Дилбәр Хәмитова җитәкчелегендә эшләүчеләрне һәм бу мәкаләмдә искә алынмаган хезмәткәрләрне һәм редакциянең барлык ветераннарын гәзит чыга башлаган көн уңаеннан тәбрик итәм!

Гәзиттәге берничә юл өчен...Гәзиттәге берничә юл өчен...
Гәзиттәге берничә юл өчен...

Әле бер сәгать элек кенә шау-шулы Уфа урамында йөргән булсам, хәзер инде ярым буш урамнардан район гәзите редакциясенә таба атлыйм. Ленин урамы яшеллеккә күмелгән. 1982 елның августы.

Башкорт дәүләт университетының филология факультеты каршындагы журналистика бүлеген тәмамлагач, Тоцкий лагерьларында офицерлар курсын үттем һәм Чишмә поселогына эшкә урнашырга килдем.

Район гәзитенең баш мөхәррире Гайрәт Мөфәррахов үтә зыялы һәм үз һөнәренең барлык нечкәлекләрен яхшы белгән кеше иде. Соңрак аның оста тәрбияче дә булуын аңладым. Яшь чагымда үз-үземә чиктән тыш ышанганга күрә, аның ни өчен ниндидер бер дөрес куелмаган өтер аркасында ярты сәгать буена «келәмдә» бастырып тотуын һич аңламый идем. Бары тик соңыннан, үзем гәзит мөхәррире булгач кына эшнең нидә булуын аңладым: шул рәвешле ул безне мәкалә өстендә җентекләп эшләргә мәҗбүр иткән.

Ул заманнарда гәзиттә сәләтле журналистлар, тәҗрибә алырга мөмкин булган кызыклы кешеләр эшли иде. Гомумән, редакциядә тәҗрибә һәм яшьлек уңышлы үрелеп барды, дип әйтү артык булмас. Миңа Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннар җаваплы сәркатип Александр Максимов, Алексей Дерипаско һәм Евгений Алексеев белән дә эшләргә туры килде. Алар үзенчәлекле шәхесләр иде. Евгений Дмитриевич, сүз уңаеннан, пенсиягә чыкканнан соң да эшләвен дәвам итте һәм кыска тәнәфесләр белән чирек гасырдан артык эшләп, редакциядә иҗади озын гомерлелек буенча рекорд куйды.

Әнисә Якупова олы яшьтә булса да гел үзен карап, ыспай йөрде, һәм аның һәр мәкаләсе кечкенә бер шедевр була, каләм телен яхшы белә иде.

Тәрҗемәчеләр Мәхмүдә Байкова, Зөһрә Вәлиева, Миңлегөл Мөфәррахова, корректор Майсрур Гәрәева дубляж бүлегендә эшләделәр. Югары һөнәрилекләреннән тыш, аларга хас булган игелеклелекне, иҗади коллективларда була торган бәхәсләрне җайга салу осталыгын билгеләп үтәр идем.

Миннән бераз алдарак редакциягә мөхәррир урынбасары вазифасына Камил Исмәгыйлев килде. Авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире булып Василий Ефремов эшли иде. Соңыннан алар икесе дә фән юлыннан киттеләр: Уфада югары уку йортларында укыттылар, ә Камил Наил улы үз вакытында КПРФ республика комитетының күренекле әгъзасы булды.

Зинур Мостафин исә безне һәрвакыт кыен хәлдән чыгара: үзенең тылсымлы блокноты ярдәмендә биш минут эчендә кирәкле кеше белән шалтыратып сөйләшә дә (ул вакытта кәрәзле телефоннар юк), теләсә кайсы биткә берәр яңалык язып куя. Ул шулай ук шигырьләр иҗат итә, нинди дә булса темага алдан әзерләнмичә яза ала иде.

Люцина Ризванова (Мирсәитова) ярдәмчеллеге һәм сабырлыгы белән аерылып торды, шул сәбәпле аңа кешеләр тартылды. Мәкаләләре еш кына хис-тойгыга бай булды, башкаларны да күңеле аша үткәрергә мәҗбүр итте. Соңыннан ул Кызыл Ярда укытучы һәм мәктәп директоры булып эшләде, ә хәзер Уфа районы хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары.

Илүзә Байбурина белән без редакциягә бер үк вакытта диярлек килдек. Ул озак еллар дубляж бүлеген җитәкләде, үз эшенә бирелеп эшләде, камиллеккә ирешергә тырышты. Фәридә Хәкимҗанова бездән соңрак килде, сабыр гына һөнәри серләрне үзләштерде, соңыннан редакциянең иң оста журналистларының берсе булып китте, гәзит укучыларыбыз аның очеркларын һәм мәкаләләрен йотлыгып укыйлар иде.

Узган гасырның 90-нчы еллары уртасында редакция белән КПСС район комитетының өченче секретаре Юлия Колбинская җитәкчелек итә башлады. Ул еллардагы чынбарлыкны белмәгән кешеләр өчен шуны аңлатып үтим: элекке вазифасында нәкъ ул гәзит кураторы булган, партия һәм хөкүмәт күрсәтмәләре юнәлешендә эшләүне таләп иткән. Ләкин, читтән торып әмер бирү бер, ә журналистлык эшенә чуму бөтенләй башка нәрсә. Күп тә үтми ул бу эшкә лаеклы булуын күрсәтте, үзен баш мөхәррир сыйфатында гына түгел, ә яхшы мәкаләләр язучы буларак та танытты.

Николай Покотило безгә Әлшәй гәзитеннән килде һәм шулай ук әйдәп баручы журналистларның берсе булып китте, соңрак ул республика күләмендә чыгучы «Панорама» журналында баш мөхәррир урынбасары вазифасында эшләде. Редакциядә Владимир Зверинцев атлы фотокорреспондентыбыз да бар иде,

ул район тормышындагы теләсә кайсы вакыйганы, берәр күренекле шәхеснең килүен яки спорт ярышлары булсынмы, иң отышлы ракурста фотога төшерү осталыгы белән аерылып торды.

2000 елларда безгә педагогия университетын тәмамлаган ике кыз Елена Галиева һәм Наталия Малофеева эшкә урнаштылар. Икесе дә тиз арада өйрәнеп, эшкә җигелделәр.

Шул елларда район башлыгы Флюр Уразмәтов миңа һәм Фәнил Мусинга Чишмәдә телевидение студиясе ачарга кушты. Редакциягә телевидениене кадрлар белән тәэмин итү бурычы да йөкләнде. Аны төрле елларда «Родник плюс» гәзите хезмәткәрләре булып эшләгән Айдар Гаянов, Айгөл Рөстәмова, Наталья Аникина җитәкләделәр.

Дмитрий Петров редакциягә тәҗрибәле хезмәткәр булып килде, үз вакытында ул Мәскәүдә «Комсомольская правда» гәзитендә дә эшләп тәҗрибә туплаган иде. Рәсимә Сабитова редакциягә Бәләбәй районыннан килде һәм районда зур яңгыраш тудырган кискен материаллар язу осталыгы белән аерылып торды.

Рима Гобәйдуллинаның, редакциягә килгән башка күп кенә хезмәткәрләрнең кебек, гәзиттә эшләү тәҗрибәсе юк иде, ләкин ул тиз арада өйрәнеп эшли башлады һәм үзен иң яхшы яктан күрсәтте. Элеккеге укытучы Гүзәл Ибраева редакциягә Үрге Тирмә авылында мәктәп ябылганнан соң килде.

«Трое суток шагать, трое суток не спать/ Ради нескольких строчек в газете» – шагыйрь Александр Левиков язган бу юллар журналист һөнәренең асылын чагылдыра. Мәгълүмат табу һәм аны хәзерге, төрле мәгълүматлар күп

булган заманда гәзит укучылар кызыксынып укырлык итеп язу җиңел эш түгел.

Мин электән бергә эшләгән хезмәттәшләремнең һәрберсе турында бик күп сөйли алыр идем, ләкин кыскача язарга туры килә, чөнки гәзит «резина түгел». Шулай да, журналистлар турында язарга кушсалар да, техник хезмәткәрләр һәм ветераннарыбыз турында да язып үтәргә телим.

Бухгалтер Рәзилә Якупованың хезмәт кенәгәсендә Чишмә редакциясенә эшкә урнашуы турында бер генә язма бар. Ул «Республика Башкортостан» Нәшрият йорты медиахолдингында иң яхшыларның берсе булып санала.

Тәрҗемәче Зәмбилә Кәримова, верстка хезмәткәре Тәскирә Мөслимова, корректорлар Венера Григорьева һәм Марина Побежимова, машинкада җыю операторлары Фәнзилә Насыйрова һәм Рәйлә Ханнанова, шоферлар Василий Найденов һәм Петр Лукъянов та озак еллар дәвамында редакциядә эшләделәр.

Дубляж бүлеге мөдире Айсылу Габидуллина, тәҗрибәле корректор һәм тәрҗемәче Люция Улямаева күп еллар үз хезмәтләренә тугры калып, намуслы эшлиләр. Гәзит редакциясен верстальщик һәм корректор

Лиана Усманова (хәзер җаваплы сәркатип) белән Альбина Мостафинадан башка да күз алдына китерү мөмкин түгел.

12-нче ноябрь – район гәзитенең туган көне. Барлык хезмәттәшләремне һәм бүгенге көндә Дилбәр Хәмитова җитәкчелегендә эшләүчеләрне һәм бу мәкаләмдә искә алынмаган хезмәткәрләрне һәм редакциянең барлык ветераннарын гәзит чыга башлаган көн уңаеннан тәбрик итәм!

Гәзиттәге берничә юл өчен...
Гәзиттәге берничә юл өчен...
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас