Чишмэ
+23 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
28 Октября 2023, 05:07

Чишмә Балалар сәнгать мәктәбендә хәйрия концерты булды

Әлеге чараны оештыручылар чишмәлеләр ярдәмендә 100 мең сумнан артык акча җыеп, махсус хәрби операциядә катнашучы Чишмә егетләренә булышлык күрсәтү буенча «Ярдәм» хәйрия фондына күчергәннәр.

Чишмә Балалар сәнгать мәктәбендә хәйрия концерты булдыЧишмә Балалар сәнгать мәктәбендә хәйрия концерты булды
Чишмә Балалар сәнгать мәктәбендә хәйрия концерты булды

Район Балалар сәнгать мәктәбенең художество һәм музыка бүлекләренә йөрүче укучылар тарафыннан әзерләнгән «Көчле халык көчле Рәсәй» хәйрия концерты булды.

Әлеге чараны оештыручылар чишмәлеләр ярдәмендә 100 мең сумнан артык акча җыеп, махсус хәрби операциядә катнашучы Чишмә егетләренә булышлык күрсәтү буенча «Ярдәм» хәйрия фондына күчергәннәр.

Бу исәп буенча икенче концерт, диде Сәнгать мәктәбе директоры Татьяна Хәбибуллина. Үткән уку елында да безнең мәктәпкә йөрүче укучылар көче белән шундый концерт куйган идек. Быелгысы да ватанпәрвәрлек темасына багышланды. Аны әзерләп үткәрүдә балаларның әти-әниләре ярдәм күрсәттеләр. Шуңа күрә зал тутырып тамашачы җыю авыр булмады. Чишмәлеләр әлеге чарада актив катнаштылар.

Фойеда художество бүлегендә шөгыльләнүче укучыларның эшләре куелган «Минем кече туган ягым» дип аталган күргәзмә оештырылган.

Балалар, концерттан тыш, укытучылары Анна Бикбулатова җитәкчелегендә окоп шәмнәре дә ясаганнар иде.

Шәм ясау барышын интернеттан карап өйрәндек. Бу бик җиңелләрдән түгел, әмма балалар бу эшкә бик теләп тотындылар. Аларга әти-әниләре актив ярдәм иттеләр, кирәкле әйберләр сатып алдылар, балалары аша консерва банкалары биреп җибәрделәр, күпчелек шәмнәрне шулардан ясадык та инде, диде ул.

Балалар пакетларга окоп шәмнәре белән бергә салфеткалар һәм шоколадлы кәнфитләр дә салып җибәргәннәр.

Иң мөһиме, укучылар безнең район яугирләренә җылы һәм эчкерсез хатлар яздылар. Аларның берсе «Исәнме, бөек рус солдаты!» дигән сүзләр белән башлана. Бу сүзләр күңелгә үтеп керерлек, ди Анна Бикбулатова.

Чишмә Балалар сәнгать мәктәбендә хәйрия концерты булды
Чишмә Балалар сәнгать мәктәбендә хәйрия концерты булды
Автор:Наиль Мунзаров
Читайте нас