Чишмэ
+27 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
8 Октября 2023, 05:26

Ходай гомер биргәч – яшим

Шушы көннәрдә район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Эрнес Кәримов һәм ветераннар советы рәисе Радик Әхмәдиев Шөнгәккүл авылында гомер кичерүче 92 яшьлек Мария Васильевна Суздаль янында булдылар. – Фотографиягә төшәргә битемне җыерчыклар баскан инде минем! – дип елмаеп һәм кадерле кешеләрен күргәндәй кочаклап каршылады ул безне.

Ходай гомер биргәч – яшимХодай гомер биргәч – яшим
Ходай гомер биргәч – яшим

Мария Васильевна игътибар күрсәтүебез өчен рәхмәт белдерде. Бер генә үтенечен дә җавапсыз калдырмауларын һәм тиз арада хәл итүләрен билгеләп үтте. Бу юлы ул болдыр өстендәге япманы ремонтлауда ярдәм сорады. Ремонт озакка сузмый ясалачак.

Мария Васильевнаның бүлмәсендә җылы һәм ямьле. Тәрәзә төбендә мәрхүм тормыш иптәше Николай Ивановичның сурәте тора, әбинең карашы аңа төбәлгән. Күзләреннән ягымлылык сирпелеп тора. «Карашым һәрвакыт аңа юнәлгән, торгач та, ашаганда да аның белән сөйләшәм, йокларга яткач та фикерләрем белән уртаклашам. Аллаһы Тәгалә гомер биргәч яшим. Безгә анда (Мария Суздаль немецларның Гредиц шәһәрендәге хезмәт лагерен күз уңында тота – ред. искәрмәсе) бик күп кайгы-хәсрәт, газаплар кичерергә туры килде. Исән калмасбыз, дип уйлаган идек», – ди ул. Үткәннәрне искә алганда тавышы калтырап китә.

Өлкән яшьтә булуына карамастан, хәтере яхшы, балачакта чәнечкеле тимерчыбык артында булган коточкыч елларны вак-төяккә кадәр хәтерли.

Тумышы белән ул Саратов өлкәсеннән. Мариягә нибары бер яшь чакта аларның гаиләсенә кулак исеме тагып, Сталинград ягына сөргенгә җибәрәләр. 1941 елда сугыш башланганда ул, ун яшьлек кыз, әнисе һәм сеңлесе белән эвакуациягә китеп өлгерә алмый.

– Эвакуациягә, дигән боерык бирелде. Ләкин елга буена килеп җитүгә бомбага тота башладылар. Икенче як ярга чыгу мөмкин түгел иде, кире йөгердек. Аннары бөтенләй «кайда үлсәң дә барыбер, аерма юк» дигән фикергә килдек. Бомбадан качып, ачлыктан интегеп салкын подвалда утырдык, – дип искә ала Мария Суздаль.

Ул аларны немец илбасарларының «Русь, выходи» дип әсирлеккә алуын хәтерли. Тоткыннарны, мал кебек, товар вагоннарга төяп алып китәләр, кая алып баруларын беркем белми. Менә шулай ул Гредиц шәһәрендәге тоткыннар лагерена эләгә.

– Килеп җиткәч, вагоннардан куып төшереп нарларга ябып куйдылар, лаборато-риядә пробиркалар юарга, полякларга һәм французларга бәрәңге әрчергә мәҗбүр иттеләр. Бик ашыйсыбыз килгәне истә, кайчакта боламык, шалкан, шпинат, кабыклы бәрәңге, кайвакыт берәр кисәк икмәк эләгә иде. Хәзерге заманда тормыштан зарланучыларны ишетергә туры килә: акча җитми, яки ризык тәмле түгел, диләр. Менә шул вакытта мин аларга чәнечкеле тимерчыбык артында үткән балачагым турында сөйлим. Менә анда яшәү түгел, ә чын михнәт иде, – ди Мария Ва-сильевна.

Хезмәт лагеренда 2 ел 7 ай үткәннән соң өлкәнрәк тоткыннар рус гаскәрләре якынлашуы турында хәбәр ишетәләр. Барысы да бик шатлана, өметләнеп Кызыл Армия азат итүен көтәләр. Совет гаскәрләре якынлашкач, немецлар барысын да ташлап кача, ә тоткыннар чыгып, якындагы агачлыкка яшеренәләр.

– Карасак, безнең танклар килә, яныбызга килеп тукталдылар. Без, азат ителгән тоткыннар, елыйбыз, кочаклашабыз. Боларны әлегә кадәр ачык хәтерлим, – ди Мария Суздаль.

Шуннан ул апасы белән Сталинградка кайта, ләкин анда аларны җимерек йортлар гына каршы ала, элеккеге шәһәрдән бернәрсә дә калмаган була.

Ә Башкортстанга ул очраклы рәвештә генә килә, күршесе сукыр улын музыка училищесына укырга кертү өчен Уфага озата баруын сорый. Биредә ул булачак ире, Бөек Ватан сугышында катнашкан беренче группа инвалид Николай Иванович белән таныша. Аның белән Шөнгәккүл авылында гомер кичерәләр.

Мария Васильевна озак вакыт туберкулездан дәвалана.

– Шулкадәр михнәтләр, авырулар кичергәннән соң әле булса яшәвем – могҗиза ул. Мин, әлбәттә, балачагым шәһәрен бик сагынам, әмма туган илем – Башкортстан, – ди горурланып Мария Васильевна Суздаль. – Җир йөзендә тынычлык булсын, барысы да бәхетле һәм сәламәт булсыннар, – дип теләкләр тели.

Ул безне кулларыбызга ныклап тотынып, ишек төбенә кадәр озатырга чыкты.

«Кадерлеләрем, мин йөри алам әле», – дип елмаеп озатып калды ул безнең борчылуыбызны күреп.

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас