Чишмэ
+21 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
6 Октября 2023, 05:16

Махсус билге тапшырылды

2023 елда әтиләр конкурсына республиканың 56 муниципалитетыннан 191 гариза җибәрелгән. 51 җиңүче билгеләнгән, алар арасында Чишмә районыннан Әлфәт Сафин белән Илнур Хәсәнов та бар.

Махсус билге тапшырылдыМахсус билге тапшырылды
Махсус билге тапшырылды

Башкортстанда әлеге бәйге 2020 елда башланды. Республика Иҗтимагый палатасы балаларны тәрбияләүдә һәм гомумән җәмгыятьне үстерүдә ир-атларның мөһим ролен ассызыклау өчен күкрәккә тага торган «Әти даны» бүләген булдырды. 

Бүләкләү көнендә, 4 ок-тябрьдә, Тәпәреш авылыннан Әлфәт Сафинга 64 яшь тулды. Ул – уңган-булган, эш сөючән ир-ат. Әлеге вакытта Сафиннар зур хуҗалык тота, мал-туар асрыйлар, умарталары бар. Тормыш иптәше белән өч ул тәрбияләп үстергәннәр.

– Хезмәт сөючәнлек, эшкә зур җаваплылык белән карау, сабырлык, авыр хәлләрдә тәвәккәл карар кабул итә белү, гаделлек, зирәклек, әдәплелек... Чын ир-ат менә шундый сыйфатларга ия булырга тиеш, – дип билгеләп үтте Әлфәт Миңнеәхәт улы.

Гаилә башлыгы балаларына һәрьяклап үрнәк булып тора.

Чукраклы авылыннан Илнур Хәсәнов та күп балалы әти.

Хәсәновларның бәхет формуласы – «ир-ат табыш алып кайтучы булса, хатын-кыз – йорт учагын саклаучы». Алар тормыш иптәше Таңсылу белән алты бала тәрбиялиләр, кечкенәләре Сәлимәгә ике ай гына әле.

Илнур Зинур улы төрле елларда укытучы, хосусый малтабар, авыл мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булган, әлеге вакытта йөкләрне эләктерүче һәм ычкындыручы (стропальщик) булып эшли. Хуҗалыклары зур, хәзер инде балалары да кул арасына керә башлаган.

– Тормыш иптәшем белән гаилә, балалар, дип тырышабыз, безнең тату гаиләбездә һәркем бер-берсенә ярдәм итсен, бер-берсен аңласын, тамырларыбыз нык булсын өчен кулдан килгәннең барысын да эшлибез, – диде ул.

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас