

Хәйдәровның гаилә тарихы маҗаралы. Яшьлек чорында Солтан Хәйдәровны сугышка алалар, Тоцкида өйрәнүләр үткәннән соң, алгы сызыкка җибәрәләр, ул шунда ук диярлек әсирлеккә эләгә. Бәхетенә, аннан качып котыла ала. Солтан абый сугыш тәмамланганнан соң тагын өч ел хәрби хезмәттә була. Анда вакытта туган тиешле апасыннан Акманай авылыннан Гүзәл исемле бер кыз белән таныштырырга теләве турында хат ала. Солтан аңа үзе хат язып, фотографиясен дә салып җибәрә.
Демобилизацияләнгәннән соң, абыйсы белән бергә кыз янына баралар, ике яшь йөрәк бер-берсен ошата. Ә икенче юлы очрашканда инде өйләнешергә сүз куешалар. Әмма, яучылар ярәшергә баргач, кызның әти-әнисе риза булмый, тагын бер ел көтәргә кушалар. Әлбәттә, егет риза булмый. Шуннан соң Солтан белән Гүзәл кыю адымга барырга уйлыйлар – егет кызны урларга була. Бу турыда кызны башка авыл егетенә кияүгә җибәрергә теләмәгән Келәш егетләре белеп ала. Әмма яшьләр хәйләгә баралар һәм кыз алырга ике көнгә иртәрәк киләләр. Февральнең салкын бер төнендә Солтан пималар һәм толып алып кыз «урларга» бара. Атка тагу өчен хәтта кыңгыраулар да ала. Ләкин кыңгырау тавышы ниятен тормышка ашырырга комачаулар дип, тагарга батырчылык итми (хәзер бу кыңгыраулар Тарих-туган якны өйрәнү музеенда саклана). Кызның әти-әнисенә яшьләргә фатиха бирүдән башка чара калмый.
Шул заманнардан бирле 73 ел гомер узган, ә алар, элеккеге кебек, бер-берсен ярты сүздән, күз карашыннан аң-лыйлар, һәрвакыт бергәләр. Күпме гомер калган булса, шулкадәр бергә булачакбыз, диләр Хәйдәровлар.
Халыкара өлкәннәр көне алдыннан район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Эрнес Кәримов, ветераннар советы рәисе Радик Әхмәдиев озак еллар бергә гомер кичергән Гүзәл һәм Солтан Хәйдәровларны бәйрәм белән котладылар.