Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
22 август 2023, 16:25

Мәгариф учреждениеләренең уку елына әзерлеге тикшерелде

8-9 августта район хакимияте вәкилләре, Эчке эшләр министрлыгы бүлеге һәм мәгариф идарәлеге хезмәткәрләре катнашлыгында Чишмә районындагы мәгариф учреждениеләренең яңа уку елына әзерлеге тикшерелде.

Мәгариф учреждениеләренең уку елына әзерлеге тикшерелде
Мәгариф учреждениеләренең уку елына әзерлеге тикшерелде

Зилә Ямалетдинова, мәгариф идарәлеге начальнигы

Белем бирү учреждениеләренең әзерлеге түбәндәге күрсәткечләр буенча бәяләнә: матди базаның әзерлеге, тормыш иминлеген тәэмин итү таләпләрен үтәү, педагоглар, дәреслекләр һәм уку әсбаплары белән тәэмин ителү, норматив документлар булу, террорчылыкка каршы һәм янгын хәвефсезлеге буенча эшчәнлек алып бару, белем бирү оешмаларының сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен уңайлылыгы исәпкә алынды.

Янгын хәвефсезлеге, террорчылыкка каршы, хезмәтне саклау, санитар торыш, территорияне төзекләндерү, азык-төлек блокларының әзерлеге, автомат янгын сигнализациясе һәм видеокүзәтү системасы булу, эвакуация вакытында чыгу юлларының торышы һәм башкалар буенча чараларны үтәүгә аерым игътибар бирелде.

Уку елына әзерлек буенча уңай яктан аерылып торган мәктәпләр укытучыларның август киңәшмәсендә билгеләп үтеләчәк.

Әлеге вакытта капиталь ремонт барган мәктәпләр соңрак тикшереләчәк.

Мәгариф учреждениеләренең уку елына әзерлеге тикшерелде
Мәгариф учреждениеләренең уку елына әзерлеге тикшерелде
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: