Нур Шәрипов, Иске Муса мәктәбе укучысы
Белоруссиянең Новополоцки шәһәрендәге «Йолдыз» мемориал комплексында «Җиңү капсуласы» салынган.
Анда киләчәк буыннарга адресланган берничә йөз хат бар. Хатлар 2045 елның 9 маенда ачып укылырга тиеш. Герметик контейнерга Енгалыш мәктәбе укучыларының видеомөрәҗәгате һәм Бәкәй авылы ветеранының хаты да салынган.
Бөек Ватан сугышы ветераны Солтан Хәйдәровның йортына куелган кызыл йолдыз биредә фронтовик яшәвен күрсәтә. Ул 1925 елда туган. Сугыш башланганда ул чыгарылыш сыйныфта укыган, аннары Стәрлетамакта фабрика-завод мәктәбендә белем алуын дәвам иткән. Су үткәрүче булып эшләгән.
– Армиягә алу башлангач, туганнарым белән хушлашу өчен туган авылыма кайттым. 1943 елның 23 февралендә Кызыл Армия сафларына алындым. Мине Оренбургка хәрби өйрәнүләр батальонына җибәрделәр. Безгә немецлар янына тылдан кереп, паника тудыру бурычы куелды. Берникадәр вакыттан соң үзебезнең чолганышта калуыбызны һәм әсирлеккә төшүебезне аңладык, – дип хатирәләре белән уртаклаша Солтан бабай.
Ветераннар коточкыч сугыш турында һаман булса хәтерлиләр. Бу хатирәләрдә туган илгә тугрылык, Ватанны сөю, халкыбыз батырлыгы белән горурлану чагыла. Әлеге хисләрнең барысы да юкка чыкса, бүгенге яшьләр үз тарихын белмәсә, безне нинди киләчәк көтә?
– Исән-сау өйгә кайткач өйләндем, балалар тәрбияләп үстердек. Мин өлешебезгә төшкән коточкыч сугыш, җиңү яулавыбыз турында еш сөйлим. Үсеп килүче балалар буыны тынычлык кадерен, җиңүнең бик кыйммәт бәягә яулап алынуын белсеннәр иде, – ди ветеран.
Енгалыш мәктәбенең Земфира Мортазина җитәкчелегендәге бишенче, җиденче һәм унынчы сыйныф укучылары төшергән видеомөрәҗәгатьтә балалар безнең көннәрдә Чишмә җирендә яшәүче Бөек Ватан сугышы геройлары турында сөйлиләр. Мәктәп укучылары киләчәк буыннарга тарихны хөрмәт итәргә, сугышчыларыбыз турындагы хатирәләрнен сакларга, тынычлыкның кадерен белергә һәм Ватанны яратырга чакыралар.
Без бәхетлебез, тыныч вакытта туып-үстек. Ачлык, ялангачлык һәм мохтаҗлыкның нәрсә икәнен белмибез.
Безнең өчен сугыш – тарих. Һәм без аның куркыныч вакыйгалары турында белергә һәм онытмаска тиешбез. Беркайчан да сугыш турында барысы да әйтелде, ул турыда сөйләүдән туктыйк, дияр вакыт җитмәс... Барысы турында да беркайчан да сөйләп бетереп булмас.