Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
10 август 2023, 10:15

Бәхет һәм иминлек хакына

Башкортстанда тәүге тапкыр Ватан яугирләре гаиләләре комитеты һәм республика муниципаль берәмлеге арасында килешү төзелде.

Бәхет һәм иминлек хакына
Бәхет һәм иминлек хакына

Комитет җитәкчесе Эльвира Мацкевич һәм Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуров хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куйдылар.

– Тәүге килешүнең нәкъ менә Чишмә районы белән төзелүе символик мәгънәгә ия, – дип билгеләп үтте Ришат Әнис улы хәрби операциядә һәлак булган сугышчыларның районның иҗтимагый тормышында, шулай ук Ватан яугирләре гаиләләре комитеты эшчәнлегендә актив катнашучы тол хатыннары белән очрашуда.

Эльвира Мацкевич, үз чиратында, комитетта көн саен бик күп мөрәҗәгатьләр эшкәртелүен, һәм бу килешүнең проблемаларны тиз арада хәл итәргә ярдәм итәчәген билгеләп үтте, чөнки кайвакыт мәсьәләләр кичекмәстән катнашуны таләп итә. Ришат Мансуров районда сугышчыларның гаиләләренә дә, үзләренә дә һәрьяклап ярдәм күрсәтелүен ассызыклады. Исегезгә төшерәбез, бүгенге көндә республикада хәрби махсус операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итүнең 33 чарасы гамәлдә.

Чишмә районында бу категория кешеләрдән бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмый. Ярдәм күрсәтүдә барлык хезмәтләр катнаша, алар белән турыдан-туры элемтәләр урнаштырылган. Төп йөкләмәне генерал-майор М. Шәйморатов исемендәге волонтерлар штабы үз өстенә ала. Мәсәлән, шушы көннәрдә мобилизацияләнгән кешенең гаиләсенә йорт төзергә рөхсәт алу өчен документлар алырга ярдәм иткәннәр. Гаилә башлыгы махсус хәрби операциядә булганда, хатыны төзелеш эшләрен башлый ала. Күптән түгел мобилизацияләнгән яугирнең әнисенә электән югалткан документларын ясатуда ярдәм кулы сузылды.

Чишмә районы хакимиятенә кулында яшь сабые булган тагын бер яугирнең хатыны ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Ул Чишмә поселогында яши, мәктәпкәчә яшьтәге балалары да бар. Аның үтенече буенча кызын һәм улын өйләренә якынрак балалар бакчасына урнаштырырга ярдәм иткәннәр. Сүз уңаеннан, район хакимияте хезмәткәрләре яшь әнине бала тудыру йортыннан да машина белән каршы алган.

Штаб суд приставларының Чишмә бүлеге белән уңышлы эшли. Аның җитәкчесе Руслан Җиһаншин суд приставлары хезмәте буенча мөрәҗәгатьләрнең үтәлешен контрольдә тотуны үз өстенә алган. Кешеләр күбесенчә кредит каникуллары алу, хөкем карары үтәлүне туктату һәм башка мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итәләр.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның һәм мәктәп укучыларының гаиләләренә ярдәм итү чараларына килгәндә, барысын да район мәгариф идарәлеге үз өстенә ала.

68 баланың әти-әнисе балалар бакчасы өчен түләүдән азат ителгән.

Узган уку елында хәрби операциядә катнашучыларның 5-11 сыйныфларда белем алучы 77 баласы бушлай туклану белән тәэмин ителгән иде. Әлеге вакытта хәрбиләрнең тугыз баласы Стәрлебаш районының «Орленок» үзәгендә ял итә, тагын дүртесе өченче сменага барачак. Шулай ук «Красноусольский» шифаханәсенә ике юллама бирелгән.

Башкортстан Республикасы Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты җитәкчесе Эльвира Мацкевич һәм Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуров хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйганнан соң якын киләчәккә планнар билгеләделәр. Чишмә районында хәрби операциядә катнашучыларның әниләре, тормыш иптәшләре, апалары һәм сеңелләре катнашлыгында «Герой хатыны» фотопроектын тормышка ашыру тәүге уртак проектларның берсе булачак. Әлеге вакытта әзерлек эшләре бара.

Бәхет һәм иминлек хакына
Бәхет һәм иминлек хакына
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: