Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
8 август 2023, 15:39

«Задоринки» җиңү белән кайтты

«Задоринки» бию коллективы быел Адлер шәһәрендә узган «Талант-2023» Халыкара фестиваль-конкурсында катнашты.

«Задоринки» җиңү белән кайтты
«Задоринки» җиңү белән кайтты

Анда илебезнең бию коллективлары чыгыш ясады. Бу конкурста чиш-мәлеләрнең күптәнге хыялы тормышка ашты.

Бәйгегә безнең район-ның бию коллективыннан 26 бала барды. Төркемнең кечкенәләр составы икенче дәрәҗә лауреат булдылар, зуррак төркемдәге кызлар берьюлы ике беренче урын, ә урта яшьтәгеләр төркеме Гран-при яулады. «Задоринки» коллективы шулай ук уртак Гран-при да алды, моңа барысы да чиксез шатландылар.

– Жюри бигрәк тә «Җиңел пар белән» биюендә балаларының зур осталыгын, кызлар-ның укытучыларына карап түгел, ә үзләренең биюдән тәм табып чыгыш ясавын һәм шул рәвешле тамашачылар игътибарын җәлеп итүен бил-геләп үтте. Конкурста катнашудан тыш, без Адлер шәһәрендәге барлык матур һәм истәлекле урыннарны карадык, су кердек, балалар өчен күңел ачу шәһәрчеге «Сочи-Парк»та булдык, кызлар кайтканда юл буена шул турыда искә алдылар. Моның өчен, әлбәттә, әти-әниләргә зур рәхмәт, – дип сөйләде коллектив җитәкчесе Резеда Мөхәммәдиева.

Чишмәгә кайтып төшкәч, коллективны иң төп җанатарлар – кулларына чәчәкләр, шарлар һәм транспарантлар тоткан әти-әниләр һәм картәти-картәниләр каршы алды. Ә кызлар поезддан төшкәндә, елмаешып «Диалоги» җырын башкардылар. Кызларны каршы алу мизгелләрен безнең «ВКонтакте» битендә карый аласыз https://vk.com/rodnikplus.

«Задоринки» җиңү белән кайтты
«Задоринки» җиңү белән кайтты
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: