Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
7 август 2023, 10:06

«Башкорт аты» фестивале тамашачыларны ниләр белән таң калдырачак?

11-13 августта Баймак районының Граф күле янында «Башкорт аты» бөтенреспублика һәм, чын мәгънәсендә, халыкара фестиваль узачак.

«Башкорт аты» фестивале тамашачыларны ниләр белән таң калдырачак?
«Башкорт аты» фестивале тамашачыларны ниләр белән таң калдырачак?

Анда республиканың барлык почмакларыннан иң яхшы җайдаклар һәм иң җитез атлар җыелачак. Фестивальдә  нәрсәләр булачагы һәм ни өчен аны барып күрергә кирәклеге турында – түбәндәге язмада.

«Башкорт аты» халыкара фестивале төбәк Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән үткәрелә. Бәйрәм республикада елкычылык, кымыз ясау һәм халык кәсепләре традицияләрен саклау һәм үстерү, башкорт токымлы атларның баш санын арттыру һәм популярлаштыру максатларын алга куя.

Төп приз – автомобиль!

Беренче көнне, 11 августта (җомга), ат спорты ярышларының сайлап алу турлары узачак. 12 август (шимбә) – фестивальнең төп көне. Бу көнне кунакларны һәм катнашучыларны мавыктыргыч тамашалар көтә, аларның төп фигурасы башкорт аты булачак. Болар:

  Ат чабышлары. Җиңүчегә төп бүләк – автомобиль.

  «Аударыш» (атларда көрәш), «Ылак» (атларда команда уены, анда көндәшнең казанына «гол» кертергә кирәк, төп бүләк – бер миллион сум), «Тай-тулак» (яшь атларны өйрәтүчеләр чемпионаты), җәяү һәм ат өстендә җәядән ату буенча ярышлар.

  Төрле токымлы атлар күргәзмәсе.

  Кымызфест, анда республиканың шифалы эчемлек җитештерүчеләре иң яхшысы исеме өчен ярышачак, ә чара кунаклары арасыннан теләгән һәркем данлыклы башкорт кымызы белән сыйлана алачак.

  Фәнни программа – «Токымлы атлар үрчетү һәм елкычылык продукциясен эшкәртү проблемалары» Бөтенрәсәй фәнни-гамәли конференциясе. Спикерлар сыйфатында Дагстан, Казахстан, Таҗик-стан, Азәрбайҗан, Кыргызстан, Кырым, Чечен республикалары һәм башка төбәкләр вәкилләре чыгыш ясаячак.

11 һәм 12 август кичендә фестивальнең барлык кунакларын башкорт эстрадасы йолдызлары һәм чакырылган артистлар катнашлыгында мәдәни программа көтә. Сәхнәдә Башкортстанның халык артистлары Фидан Гафаров, Артур Каипкулов, Вилдан Яруллин, Рәсүл Карабулатов, «Кәрвансарай», «Башстайл» төркемнәре һәм башкалар чыгыш ясаячак.

Тулы программаны фестивальнең рәсми сайтында карагыз: bashkort-aty.ru.

Фестиваль мәйданчыгында кунаклар өчен сәүдә, җәмәгать туклануы һәм бушлай парковка оештырылачак.

 

Ат чабышларында ничек катнашырга?

Ат чабышларында һәм спорт ярышларында катнашу өчен www.bashkort-aty.ru фестиваль сайтындагы «Теркәлү» бүлегендә теркәлергә кирәк.

 

Ә балалар өчен нәрсәләр каралган?

Балалар өчен биредә интерактив, милли уеннар һәм спорт ярышлары – «Чукмар ыргыту», «Таш күтәрү», «Тартыш», «Таяк тарту» (мас-рестлинг), көрәш, «Кымыз милясы» йөгереше, «Тарт-эт» бәйгесе әзер-ләнгән. Башкорт дәүләт курчак театры спектакль күрсәтәчәк. Күңелсезләнеп йөрергә вакыт булмаячак!

 

Ничек барып җитәргә һәм торак табарга?

Әгәр дә үз машинагызда юлга чыгасыз икән, түбәндәге трассалар буенча килергә мөмкин:

Сермән – Баймак: Темәс – Түбә – Исән – Граф күле яки Баймак – Граф күле маршруты буенча;

Ира – Магнитогорск: Юлдыбай – Баймак – Граф күле маршруты буенча;

Магнитогорск – Ира: Сибай – Баймак – Граф күле маршруты буенча.

Фестивальне үткәрү урынының GPS- координатлары: 52.6493197, 58.3256030, Уфадан ераклыгы – 410 километр. Маршрут буенча юл күрсәткечләре урнаштырылачак.

Әгәр дә җәмәгать транспортында киләсез икән:

Баймакка кадәр киләсез, фестиваль уздырылган көннәрдә яланга кадәр маршрут автобуслары йөрү оештырылачак (бу нибары өч километр ара).

Баймак һәм Баймак районы, Сибай, Белорет шәһәрләре, Белорет һәм Әбҗәлил районнары кунакханәләрендә урнашырга мөмкин. Номерларны үзегез һәм алдан броньлагыз. 6+.

Фестивальгә бәйле теләсә кайсы сорау белән Республика ситуацион үзәгенә 122, өстәмә 4  телефон номеры буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

 

Башкорт токымлы атларның үзенчәлеге нәрсәдә?

Башкорт токымлы тәбәнәк, тыйнак атлар матурлыклары белән артык аерылып тормый. Ләкин алар искиткеч көчле һәм чыдам. Элекке вакытта аларны авыл хуҗалыгында, транспорт сыйфатында, ә кирәк булганда, хәрби максатларда актив файдаланганнар.

Күп гасырлар дәвамында бу токым атлар урындагы климат шартларына яраклашкан һәм монда яшәргә өйрәнгән. Шунысы мөһим, башкорт атларының төп асылы сакланып калган, чөнки кешеләр  атларның токым характеристикаларын яхшыртырга тырышмаган, ә бары тик табигый сайлап алуга таянган һәм атларны ел әйләнәсе ирекле көтүдә йөрткән. Шуңа хәзер дә, йорт шартларында тотылганда да,  башкорт атлары барыбер үзләренең табигый яшәү рәвешен саклый. Бу токымлы атлар хәтта кыш көне дә, кар көртләрен тояклары белән казып, үзләренә азык таба ала.

 

ӘЙТКӘНДӘЙ

Быелгы фестиваль икенчесе булачак. Беренче «Башкорт аты» фестивале узган ел үтте. Ул вакытта аны биш меңнән артык кеше тамаша кылды. Алар арасында Калмыкиядән республика Башлыгы Бату Хасиков җи-тәкчелегендәге зур делегация дә бар иде. Шулай ук Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан делегацияләре һәм Мәскәүдән Якутиягә кадәр илнең 20дән артык төбәге вәкилләре килде.

«Башкорт аты» фестивале тамашачыларны ниләр белән таң калдырачак?
«Башкорт аты» фестивале тамашачыларны ниләр белән таң калдырачак?
Автор:
Читайте нас: