Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
31 июль 2023, 14:05

Июльдә сагалаган иң куркыныч биш хәвефтән ничек сакланырга?

Июль – җәй уртасы. Яхшы һава торышы җан рәхәте биргән, яшелчә-җимешләр өлгергән вакыт. Ләкин күңелле ял вакыты булудан тыш, җәен хәвефләр дә сагалап тора. Алардан ничек сакланырга?

Июльдә сагалаган иң куркыныч биш хәвефтән ничек сакланырга?
Июльдә сагалаган иң куркыныч биш хәвефтән ничек сакланырга?

Сак булыгыз: комлык!

Балаларның яраткан шөгыле – комлыкта уйнау да әллә күпме хәвеф белән яный ала икән. «Роспотребнадзор» белгечләре ата-аналардан балаларның бу шөгыленә игътибарлы булуларын сорый.

– Комлыктагы уеннар балалар өчен кирәк, алар вак моторика күнекмәләрен формалаштыра, фантазияне һәм иҗади сәләтләрне үстерә. Ком белән уйнарга мөмкин һәм кирәк, ләкин гади кагыйдәләрне үтәү зарур,  дип аңлата санитар табиблар.

Беренчедән, балалар булмаганда комлыкның капкач белән ябылуын хәстәрләргә кирәк. Шулай иткәндә, анда инфекцияләрне төп таратучылар булган песиләр, этләр, кимерүчеләр һәм кошлар үтеп керә алмый. Бабасырлар, токсокарлар, токсоплазмалар, лямблияләр, эхинококклар – алар комлыкка алып керергә мөмкин булган паразитларның тулы булмаган исемлеге генә әле бу.

Икенче куркыныч – эчәк инфекциясе. Баланың бармакларын, уенчыкларын яламавын, пычрак куллар белән ашамавын контрольдә тоту мөһим. Шулай ук, комлыкта һава-тамчы юлы белән йога торган авыруларны – коклюш, кызамык, кызылча, чәчәк авыруы эләктерергә мөмкин. Шуңа күрә бала аз гына авырып торса да, аны балалар мәйданчыгына алып барырга ярамый. Анда ул башкаларны зарарларга  яки өстәмә инфекция йоктырырга мөмкин.

Комда эсселекне һәм салкынны җиңел кичерүче куркыныч бактерияләр дә яши. Комлыкта тутыккан кадаклар, пыялалар, такта кисәкләре булмавын хәстәрләгез, аларда столбняк күзәнәкләре булырга мөмкин. Әгәр дә баланың прививкасы юк икән, хәтта кечкенә тырналу эзе дә столбняк эләгү куркынычын тудыра.

 

Карбыз белән ничек агуланмаска?

Җәй көне еш кына, мәсәлән, бөтен гаиләнең, карбыз ашап агулану нәтиҗәсендә, дәваханәгә эләгүе турында да хәбәрләр килә. Җиләк үзе куркыныч түгел, ә ул үскән вакытта аны нәрсә белән ашлаулары  һәм нинди шартларда саклаулары хәвеф тудырырга мөмкин. Нитрат белән агуланмас өчен иртә җитлеккән карбызларны яки сезон булмаган вакытта сатып алмагыз. Җәйнең икенче яртысында агулануның иң еш очрый торган сәбәбе – эчәклек таякчыгы.  Шуңа күрә беркайчан да  документсыз сәүдә итүче һәм җимешләрне турыдан-туры җиргә бушатучы  шикле сатучылардан карбыз сатып алмагыз. Беркайчан да киселгән карбызны алмагыз. Эш шунда, калын кабык карбызны микроорганизмнар эләгүдән саклый. Карбызның бөтенлеге бозылгач та, инфекция эчкә керә һәм тиз арада үрчи башлый. Шуңа күрә һәрвакыт чатнамаган һәм янчелмәгән бөтен карбызны сайлагыз. Сатучы җимешне алдыгызда киссә дә, аның хәйләсенә капмагыз: пычакның кайда ятканлыгы, аның юылганмы-юкмы икәнлеге билгесез. Карбызны өйгә алып кайткач, яхшылап юыгыз, кабыгын кисегез һәм өстәлгә аннан башка чыгарыгыз.

Әгәр агулану билгеләре барлыкка килсә – күңел болгану, косу, диарея (гадәттә ашаганнан соң 4-6 сәгать үткәч барлыкка килә), кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакырыгыз! Организм агуланганда минут эчендә гомерең өзелергә мөмкин. Махсус хәвеф төркемендә – балалар, йөкле хатын-кызлар һәм өлкән яшьтәге кешеләр.

 

Ни өчен кулдан гөмбә сатып алу хәвефле?

Башкортстанда гөмбәләр сезоны башланды. Әгәр дә сез гөмбәче түгел, ләкин аны ашарга яратасыз икән, мөһим киңәшне тотыгыз: урамда таныш булмаган кешеләрдән гөмбә сатып алмагыз. Гөмбәләр, губка кебек, токсиннарны бик тиз сеңдерә, ә таныш булмаган кеше аларны кайда җыйган – трасса, тимер юл, нефть заводы яки чүплек янындамы – билгеле түгел. Шулай ук, мондый сатучыларның берсе дә җыю вакытын дөрес әйтмәячәк – аның гөмбәләре  һәрвакыт яңа өзелгән була. Ә инде ал гөмбә урынына ак чебен гөмбәсе сатсалар, бу бөтенләй үлемгә китерергә мөмкин.

– Ашарга яраклы гөмбәләр белән дә агуланырга мөмкин, – дип кисәтә «Роспотребнадзор» белгечләре. – Иске гөмбәләрдә, файдалы матдәләр белән беррәттән, еш кына кеше организмына зарарлы булган аксым таркалу продуктлары да бар. Шуңа күрә чагыштырмача яшь гөмбәләр генә ашарга яраклы.

Җыелган гөмбәләрне шунда ук эшкәртергә кирәк: тырысларда яки бигрәк тә пакетларда алар тиз бозыла. Әгәр дә уңышны бер атнадан артык сакларга кирәк булса, аны туңдыру яки киптерү хәерле.

 

Пляжга бары тик аек килеш барырга!

Быел су коену сезоны башланганнан алып Башкортстанда 88 кеше, шул исәптән тугыз бала батып үлгән. Әгәр дә өлкәннәр пляжга барганда спиртлы эчемлекләр кулланмаса, бу сан күпкә азрак булыр иде. Балигъ булмаганнар еш кына су коенырга үзләре генә барып һәлак була, әмма ярда эчү белән мәшгуль ата-аналар батып баручы балаларны күздән яздырган очраклар да бар. Коткаручылар билгеләвенчә, киң таралган фикергә каршы, бата башлагач, балалар кычкырмый һәм тыпырчынмый, ә тыныч кына су төбенә китә.

Алкоголь эчеп исерү – суда үлем очракларына китергән иң төп сәбәпләрнең берсе. Эш эчкән кешенең чынбарлык белән элемтәне югалтуында һәм аңа диңгез тубыктан булуында гына түгел, ә эсседә алкоголь кан тамырлары кысылуына китерә, бу инфаркт яки инсульт белән янарга мөмкин.

 

Имгәнүләр куркынычы булган сезон

Җәй көне балаларга караңгы төшкәнче ихатада йөрергә рөхсәт ителә. Ләкин балаларның иң күп җәрәхәтләнү очраклары да нәкъ шушы вакытка туры килә. Төп сәбәпләр – велосипедлардан, скейтлардан, роликлардан, самокатлардан егылулар. Баланы саклар өчен, аңа саклагыч кием кияргә кирәклеген аңлатыгыз: шлем, тезләрне саклагычлар, терсәкләрне саклагычлар, перчаткалар мотлак  булырга тиеш. Дөрес егылу техникасын өйрәтегез: җыелырга, алга таба кулларга егылырга тырышырга кирәк. Һәм, әлбәттә, нинди генә җәрәхәтләр булганда да шунда ук табибка мөрәҗәгать итү зарур.

Июльдә сагалаган иң куркыныч биш хәвефтән ничек сакланырга?
Июльдә сагалаган иң куркыныч биш хәвефтән ничек сакланырга?
Автор:
Читайте нас: