Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
75 лет Победы
Барлык яңалыклар

Патриот паркында слёт үтте

Чишмә районының «Авангард» уку-методика үзәгендә исәп буенча икенче «Балачак навигаторлары» слеты үтте.

Патриот паркында слёт үтте
Патриот паркында слёт үтте

Чишмә районының «Авангард» уку-методика үзәгендә исәп буенча икенче «Балачак навигаторлары» слеты үтте.

Бу көнне анда мәктәп директорларының 200 киңәшчесе һәм муниципаль координаторлар бергәләп көнүзәк темалар буенча фикер алышырга һәм тәҗрибә уртаклашырга җыелдылар.

Алар киңәшчеләрнең муниципаль координаторы Лилия Ганиева белән парк буйлап экскурсиядә булдылар, ресурс үзәк белгечләре һәм муниципаль координаторлар белән эшләделәр, «Патриот» паркында гомуми хәрби әзерлек дәресендә, «Зарница» уенында катнаштылар һәм, гомумән алганда, сәфәрдән канәгать калдылар.

Беренче уңышлы көннән соң слетта катнашучылар янына республика Башлыгы Радий Хәбиров белән мәгариф һәм фән министры Айбулат Хажин килделәр. Очрашуда Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуров та булды.

«Галстукларсыз диалог» форматында күп кенә көнүзәк мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Радий Фәрит улы киңәшчеләрнең бик мөһим эш башкаруын билгеләп үтте. Бүген мәктәп укучыларын патриотик рухта тәрбияләү зур роль уйный. Балаларга безнең исән һәм һәлак булган геройлар, Ватанны саклаучылар турында сөйләргә кирәк.

Исегезгә төшерәбез, мәктәп укучыларына өстәмә мәдәни һәм спорт белеме бирү, милләтара һәм конфессияара татулык рухында тәрбияләү дә киңәшчеләрнең бурычы булып тора. Бу кызыклы, катлаулы һәм җаваплы эш.

Төбәк җитәкчесе һәрнәрсәдә ярдәм итәргә вәгъдә итте һәм бу очрашу соңгысы булмас. Очрашу кич учак янында җырлашып утыру, уеннар һәм рефлексия белән тәмамланды.

Икенче көн дә шул ук дәрәҗәдә уңышлы һәм файдалы үтте, соңыннан слетка нәтиҗә ясалды.

Патриот паркында слёт үтте
Патриот паркында слёт үтте
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас в