Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
16 июнь 2023, 12:09

Баланы җәйге хәвефләрдән ничек сакларга?

Җәй көне һәр бала күпмедер дәрәҗәдә «Гав» кушаматлы песигә әйләнә һәм шулай ук күңелсезлекләрне эзли кебек. Балаларга җәйге каникулларны хәвефсез үткәрергә булышачак берничә киңәш тәкъдим итәбез.

Баланы җәйге хәвефләрдән ничек сакларга?
Баланы җәйге хәвефләрдән ничек сакларга?

– Мин сиңа ихатага чыгарга киңәш итмәс идем. Анда сине күңелсезлекләр генә көтә.

– Алар мине көтә икән, чыгарга кирәк.

Җәй көне һәр бала күпмедер дәрәҗәдә «Гав» кушаматлы песигә әйләнә һәм шулай ук күңелсезлекләрне эзли кебек. Балаларга җәйге каникулларны хәвефсез үткәрергә булышачак берничә киңәш тәкъдим итәбез.

1. Үгет-нәсыйхәт укымагыз

Беренче чиратта, балалар психологлары үгет-нәсыйхәт укымаска киңәш итә. Бала аларга колак салмаячак. Дөрес үрнәк күрсәтү, балалар белән саф һавада йөргәндә сөйләшү, куркыныч туганда нәрсә эшләргә кирәклеген аңлату күпкә нәтиҗәлерәк булачак.

2. Юл игътибар таләп итә

Республиканың баш дәүләт автоинспекторы Владимир Севастьянов үзенең телеграмм-каналында ел саен, җәй җитү белән, юлларда балалар катнашлыгындагы юл-транспорт һәлакәтләре саны артуы турында хәбәр итә. Сәбәбе – балалар күп вакытын урамда ата-ана контроленнән башка үткәрә. Шуңа күрә аларның хәвефсезлек кагыйдәләрен яхшы белүе мөһим: ихатада булганда машина юлына кинәт чыкмаска, тротуарларда автомобиль хәрәкәтенә каршы хәрәкәт итәргә, юлны җәяүлеләр кичүе аша һәм, һичшиксез, анда машина юклыгына инангач кына кисеп чыгарга, шоферга караңгыда күрү җиңелрәк булсын өчен, яктылыкны кире кайтара торган наклейкалар, беләзекләр кияргә. Велосипедта, роликларда, скейтбордта яки самокатта йөргәндә баланы шлем кияргә өйрәтегез. Ул баш җәрәхәтләнү куркынычын 70 процентка киметә.

Әгәр балага 16 яшь тулмаган икән, аны скутер яки мопед янына якын җибәрергә ярамый, машина турында әйтеп торасы да юк. Балигъ булмаган балага машина руле артына утырырга рөхсәт иткән ата-аналарга карата 30 мең сум штраф каралган.

3. Кояштан саклагыз

Бала җәен баш киеме кияргә кирәклеген аңларга тиеш. Аңа ошаганын сатып алыгыз: бейсболка, панамка, эшләпә, бу мәсьәләдә аңа сайлау иреге бирегез. Төш вакытында эсседән һәм туры кояш нурларыннан өйдә яшеренү хәерле булуын аңлатыгыз. Көн кызу булса, сусынны көчәйтә торган татлы газировка түгел, ә гади су эчәргә кирәк.

Һәм җәйнең төп кагыйдәсе: эссе көндә баланы машинада калдырмагыз! Ул анда никадәр генә татлы йокласа да. Машинада кондиционер эшләгән булса да, аны сүндерү белән салон эче кызачак. Кояшта автомобиль салоны бик тиз җылына, урамда +22 генә булырга мөмкин, ә машина эчендә +40. Эссе сугу һәм аянычлы хәлләр статистикасын тулыландыру өчен берничә минут җитә.

4. Су буена өлкәннәр белән генә барырга

Балагызны бәләкәйдән йөзәргә өйрәтсәгез, сез искиткеч ата-ана булачаксыз. Шул ук вакытта, ничек кенә яхшы йөзмәсен, аның үзенә генә елгага яки күлгә барырга рөхсәт итмәгез. Хәвефсезлекнең төп кагыйдәсе – суда бала мотлак рәвештә өлкәннәр күзәтүе астында булырга тиеш.  Әгәр дә сүз югары сыйныф укучылары турында бара икән, алар шуны белергә тиеш: тыелган урыннарда су коенырга, буйлар артына йөзәргә, су төбен белмичә чумарга ярамый. Һәм бу белемнәр өлкәннәр үрнәге белән ныгытылырга тиеш. 

5. Ихатада да хәвеф сагалый

Балалар иртәдән кичкә кадәр уйный ала торган ихатагыз булу бик яхшы. Ләкин монда да уяулык һәм балаларның берничә кагыйдәне төгәл үтәве зарур. Беренчедән, туктап торган машиналардан сак булырга кирәк, алар теләсә кайсы секундта артка чигенергә һәм җәяүлене таптатырга мөмкин. Икенчедән, таганнар янында сак булырга, бәрелмәс өчен аларга ян яктан гына якын килергә кирәк. Өченчедән, сукбай этләрне үртәмәскә, бигрәк тә алар янында көчекләре булса.

6. Таныш булмаган кешеләр белән сөйләшмәскә

Балаларда тыңлаучан булу, олылар, хайваннар турында хәстәрлек  күрү сыйфатларын тәрбияләп, бер үк вакытта сез аларны чит кешеләр белән аралашу кагыйдәләренә дә өйрәтергә тиеш. Таныш булмаган кеше аңа ярдәм (сумканы күтәрешергә, телефондагы кайбер нәрсәләрне аңлатырга яки песине коткарырга) сорап мөрәҗәгать иткән һәрбер очракта бала: «Юк. Мин сезне белмим. Мин сезнең белән сөйләшмәячәкмен», дияргә һәм шунда ук аның яныннан китәргә тиеш. Баланы кычкырырга һәм качарга оялмаска, таныш булмаган кешеләр белән подъездга һәм лифтка кермәскә өйрәтегез.

Гаиләдә шундый кагыйдә кертегез: һәркем кемнең кайда икәнлеген белергә тиеш. Әгәр бала каядыр бара икән, ул сезнең рөхсәтегезне алырга тиеш.

7. Кискен хәлләрдә дөрес эш итәргә өйрәтегез

Баланы хәвефтән сакларга тырышып, тыюларны арттырып җибәрмәгез. «Даруларга кагылма! Шырпы алма!». Мондый чикләүләр кызыксынуны арттыра гына. Хәвеф белән янаган әйберләр баланың күзенә чалынмау хәстәрен күрегез. Хәвеф турында вакытында кисәтсен өчен, өйдә янгын хәбәрчеләрен урнаштырыгыз. Балалы гаиләләргә аларны бушлай бирәләр. Һәм балагызны кискен хәлләрдә дөрес эш итәргә өйрәтегез. Мәсәлән, балаларның янгында һәлак булуының төп сәбәбе: янган өйдән тизрәк чыгып китү урынына, алар куркуларыннан карават астына яки шкафка яшеренәләр. Өлкәннәрнең бурычы – янган йорттан ничек дөрес чыгарга, янгын сүндерүчеләрне ничек чакырырга икәнен өйрәтү һәм моны күрсәтү.

 

Киңәшкә колак салыгыз!

Күршеләр белән дуслашыгыз

Бала телефонны алмаса, ә сез дистәләрчә километр ераклыкта эштә булсагыз, тыныч кына калып булмый. Бу чакта күршеләр ярдәм итә ала, бигрәк тә пенсионер әбиләр. Хәзерге шәһәр кешеләрендә бернинди күршелек хисләре дә юк дигән фикер ялгыш. Бөтенрәсәй җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге ачыклавынча, рәсәйлеләрнең 79 проценты күршеләренә ышана, ә сораштыруда катнашучыларның яртысыннан күбрәге – 62 процент – соңгы елларда бер тапкыр булса да күршеләренә балаларын карап торуын сорап мөрәҗәгать иткән. Шуңа күрә сез «нәрсә булган?» дигән сорау белән бөтен шәһәр буйлап өегезгә ашыкканда, берәр күршегез сезгә шалтыратып, балагыз белән барысы да яхшы, телефонының зарядкасы гына утырган, дип хәбәр итә ала.

Баланы җәйге хәвефләрдән ничек сакларга?
Баланы җәйге хәвефләрдән ничек сакларга?
Автор:
Читайте нас: