Чишмэ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
6 июнь 2023, 12:12

Балалар ялына җитди игътибар бирелә

Мәктәп укучылары өчен иң ямьле вакыт – җәйге каникуллар башланды.

Балалар ялына җитди игътибар бирелә
Балалар ялына җитди игътибар бирелә

Районның 13 мәктәбендә көндезге лагерьлар эшли. Аларда ике тапкыр туклану оештырылган, җәйге чорда анда 720 бала ял итәчәк. Республика бюджетыннан бу максатка ике миллион сумнан күбрәк акча бүленгән (бер балага көнгә 140 сум). Һәр смена 21 көн дәвам итәчәк. 

5 июньнән сигез хезмәт һәм ял лагере эшли башлый. Бу лагерьларга 410 бала йөреячәк. Урта сыйныф укучылары мәктәп янындагы участокта эшләячәк, ял итәчәк, сыйныфташлары белән аралашачак. Аларны тукландыру өчен муниципаль бюджеттан 400 мең сумга якын акча бирелгән.

3 июльдән Дурас мәктәбендә авыр тормыш хәлендә калган 44 бала өчен «Яшь спецназчы» спорт лагере ачу каралган.

Быел мәктәп укучыларының 95 процентын – 6 004 баланың 5 705ен ял иттерү планлаштырыла.

Балалар шулай ук аз чыгымлы ял итү формаларына җәлеп ителәчәк, спорт ярышларында, төрле түгәрәкләрдә, осталык классларында катнашачак, ә Әмин, Дмитриевка, Шөнгәккүл, Калмаш, поселокның беренче, дүртенче, бишенче мәктәпләреннән һәм Чишмә авылының икенче мәктәбеннән 150 үсмер вакытлыча мәшгульлек үзәге аша эшкә урнашачак.

Җәйге ял – ул иҗади үсеш, баланың рухи дөньясын һәм интеллектын баету мөмкинлеге, аралашу шатлыгы да. Шуңа күрә лагерьлардагы программалар төрле спорт, белем бирү һәм үсеш чаралары белән тулы.

 

Балалар ялына җитди игътибар бирелә
Балалар ялына җитди игътибар бирелә
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: