Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
26 Май 2023, 10:58

Программа өлкәннәр һәм балалар хыялын тормышка ашыра

Чишмә халкы 2016 елдан бирле Урындагы башлангычларга ярдәм күрсәтү программасында актив катнаша.

Программа өлкәннәр һәм балалар хыялын тормышка ашыра
Программа өлкәннәр һәм балалар хыялын тормышка ашыра

Бу вакыт эчендә әлеге программа буенча бик күп яхшы эшләр башкарылды, ППМИ халык арасында үзенең мөһимлеген һәм актуальлеген күрсәтте.

Шушы көннәрдә ППМИ-2023 бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле булды. Быел анда бер шәһәр һәм барлык авыл торак пунктлары катнашты. Аларны гамәлгә ашыру октябрьдә үк башланды. Конкурс нәтиҗәләре буенча ун авыл һәм шәһәр биләмәсе сайлап алынды. Бәйгедә тәкъдим ителгән 20 проектның 15е җиңде.

Агымдагы елның үзенчәлеге шунда, шәһәр торак пунктлары конкурска биш проект тәкъдим итә алды. Чишмә поссоветы хакимияте бу хокуктан тулысынча файдаланды. Аларның биш инициативасы да: авария-диспетчерлык һәм төзекләндерү хезмәтләре өчен машиналар, урамнарны яктырту өчен материаллар, зур булмаган архитектура формалары ясау өчен җиһазлар алу – комиссия тарафыннан хупланды. Поссоветның иң күп акча бүленгән проекты – Чишмә поселогының Ленин урамында 3,7 миллион сумга тротуар салу.

Дмитриевка, Дурас, Ярми, Караякуп, Новотроицкий авыл Советларында су белән тәэмин итү системаларын капиталь ремонтлау проекты сайланды.

Ибраһим авыл биләмәсенең Бәкәй авылында билгесез солдат һәйкәлен яңартып корырга карар ителгән. Чувалкип һәм Арслан авылларында яшәүчеләр урам утларын ремонтлауны көтә. Лесной авыл Советында Алкин-2 урта мәктәбе территориясе төзекләндереләчәк. Ә Алкин авылында балалар өчен яңа спорт мәйданчыгы барлыкка киләчәк. Халык тарафыннан сайланган һәм бәйгедән үткән проектлар буенча җыелырга тиешле акчаның гомуми суммасы 28 миллионнан артык тәшкил итә. Шуның 17,6 миллион сумы – республика бюджетыннан алыначак субсидия. Халыктан һәм иганәчеләрдән 6,3 млн сум (субсидия суммасының 36%тан артыгы) җыелырга тиеш.

Алкин авылында халыктан акча җыю башланган инде.

– Безнең проект спорт мәйданчыгы төзүне күздә тота. Ул балалар өчен мөһим объект, шуңа күрә халык та бу эшкә өлеш кертүгә каршы түгел. Һәр йорттан меңәр сум җыябыз, – дип аңлатты инициаторлар төркеме активисты Екатерина Ревва.

– Авылда балаларга һәм үсмерләргә җыелырга урын юк. Алар я тукталышта утыралар, я авыл Советы хакимияте бинасы янында йөриләр, – дип сүзгә кушылды китапханәче Эльвира Шәрипова.

Сүз уңаеннан, мәктәп укучылары үзләре дә конкурсның башлангыч этабында проект турында фикер алышуда актив катнаштылар. Узытамак авылы китапханәсендә «Хыялга юл» квесты, «Хыялымдагы балалар мәйданчыгы» дигән иншалар бәйгесе дә узды. Анда укучылар үз теләкләрен белдерделәр. «Безнең авылыбыз бик матур һәм ямьле, ләкин дуслар белән очрашыр өчен урын юк. Авылыбызда спорт мәйданчыгы төзелсә бик яхшы булыр иде. Без анда төрле уеннар уйнар идек», – дип язган Азалия Гайнетдинова. «Безгә спорт мәйданчыгында таганнар, тренажерлар, таучыклар, ә әниләргә һәм дәү әниләребезгә утырыр өчен эскәмияләр кирәк», – дип үз фикерен белдергән Эвелина Фатыйхова.

Балалар хыяллары тормышка ашыр дип өметләнәләр. Спорт мәйданчыгы, һичшиксез, яшьләрне һәм балаларны җәлеп итү үзәгенә әверелер, аларның физик үсешенә ярдәм итәр.

Безнең белешмә

Республика буенча конкурста төбәк халкының 1 024 инициативасы катнашты, тәкъдим ителгән 937 проектның 708е җиңү яулады. 2023 елда республика бюджетыннан Урындагы башлангычларга ярдәм итү программасын гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән акча 600 миллион сум тәшкил итте. Кече Ватан өчен файдалы эшләр елы барышында программаны гамәлгә ашыруга субсидия күләме 100 млн сумга, шулай ук бер проектка ярдәм итүгә субсидиянең максималь күләме 1 миллионнан 1,2 милллион сумга кадәр арттырылды.

Программа өлкәннәр һәм балалар хыялын тормышка ашыра
Программа өлкәннәр һәм балалар хыялын тормышка ашыра
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: