Чишмэ
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
19 Май 2023, 09:27

Бергәләп максатларга ирешик!

Кече шәһәрләрдә һәм тарихи торак пунктларда уңайлы мохит булдыру буенча иң яхшы проектларның Бөтенрәсәй бәйгесендә катнашуы һәм анда җиңүе нәтиҗәсендә зур эш башкарылды.

Бергәләп максатларга ирешик!
Бергәләп максатларга ирешик!

Башкортстанга төзекләндерү проектларын гамәлгә ашыру өчен федераль бюджеттан 2,2 миллиард сум акча бүленгән.

Кече шәһәрләрдә һәм тарихи торак пунктларда уңайлы мохит булдыру буенча иң яхшы проектларның Бөтенрәсәй бәйгесендә катнашуы һәм анда җиңүе нәтиҗәсендә зур эш башкарылды. 2019-2022 елларда төбәктә 28 проект җиңү яулады.

Моннан тыш, башка гомумдәүләт проектлары буенча 3 миллиард сум җәлеп ителгән, алар иҗтимагый киңлекләрне үзгәртеп кору белән беррәттән гамәлгә ашырылган. Торак пунктларны төзекләндерүне финанслауның гомуми суммасы 5,2 миллиард сумга җиткән.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республиканың Шәһәрләр һәм авыллар үсеше институты коллективына иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү буенча нәтиҗәле эш өчен рәхмәт белдерде.

– Сез бик зур эш башкардыгыз, аның нәтиҗәләрен без шәһәрләребез һәм район үзәкләребезнең үзгәрүендә күрәбез.

Бу иҗтимагый территорияләрне төзекләндерүгә һәм аралашу культурасын формалаштыруга цивилизацияле караш, идеяләрегез һәм тәкъдимнәрегез турында халык белән бергәләп фикер алышу мөһим, – диде Радий Фәрит улы.

Бергәләп максатларга ирешик!
Бергәләп максатларга ирешик!
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: