Чишмэ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
18 Май 2023, 16:16

Башкортстанга кош гриппы яный

Рәсәйдә кош гриппы буенча эпизоотик хәл начарлана бара.

Башкортстанга кош гриппы яный
Башкортстанга кош гриппы яный

«Быел май башыннан Идел буе федераль округында кыргый кошларга (акчарлакларга) вирус йогуның 16 очрагы ачыкланган. Марий Эл Республикасы һәм Удмуртия сулыкларында дүртәр, Киров өлкәсендә чир таралуның сигез очрагы теркәлгән. Куркыныч чирнең Башкортстан территориясенә үтеп керү хәвефе бар», – дип кисәтә республика ветеринария идарәлеге.

Хуҗалыкта күпләп кош-корт кырыла башласа, чир таралуга шик туса, биоматериалны тикшерү өчен ашыгыч рәвештә ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә яки түбәндәге телефон буенча «кайнар линиягә» мөрәҗәгать итәргә кирәк: 8-800-775-5828. Тикшерү өчен материаллар-ны безнең ветеринария лабораторияләрендә дә кабул итү оештырылган.

Фото https://www.bashinform.ru/ сайтыннан. Валерий Шахов

 

Башкортстанга кош гриппы яный
Башкортстанга кош гриппы яный
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: