Чишмэ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Урман үстерү җиңел эш түгел

Чишмә районында урман хуҗалыгының гомуми мәйданы 28 мең гектар тәшкил итә. Район гәзите урман эшләренең ничек алып барылуы, чыршы, карагай, имән, каен һәм башка агачларның кайчан утыртыла башлавы турында мәкалә тәкъдим итә.

Урман үстерү җиңел эш түгел
Урман үстерү җиңел эш түгел

– Язга чыгуга агач үсентеләре утырта башлау өчен туфракны узган елда ук әзерләп калдырдык. Новотроицкий авылының урман цехында ябык тамыр системалы утырту материалын үстерү өчен яңа теплица ясалды. Быел 9,5 гектар җирдә агач утырту планлаштырыла, шуның 2 гектары тамыр системасы ябык үсентеләр булачак. Исаковка авылы янында урманнарны торгызу өчен 4 гектарда 10800 чыршы утыртылачак. 24нче кварталда, Яңавыл янында, 4800 агач үсентесе утырту планлаштырыла. Гомуми мәйданга барлыгы 15600 чыршы һәм карагай, ә Новотроицкий участогы буенча 41нче кварталда 3,1 гектар мәйданда 12400 үсенте, ә 65нче кварталда 1,3 гектар мәйданда 5200 үсенте утыртылачак, – дип сөйли Чишмә районының участок урманчысы Илгиз Нургалиев.

Агачлар әзер булгач, күчереп утырту буенча актив эш башлана. 2024 елда Чишмә районы тер-риториясендә электән утыртылган урыннарга өстәп тагын агачлар утыртырга ниятлиләр.

– Урманнарны тулыландырабыз, ягъни корыган агачлар урынына яңаларын утыртабыз. Табигатьтәге агачлар авырырга, корткычлар зарарларга яки корырга мөмкин. Үсентеләр урманга «күченгәнче» әзерләү өчен бер елдан биш елга кадәр вакыт китә. Бу агач төренә бәйле: яфраклы агачлар тизрәк үсә, аларны бер елдан соң күчереп утыртырга мөмкин. Чыршы озаграк үсә – алар ике-өч ел түтәлләрдә үстерелә, – дип аңлата урманчы.

13 апрельдә Чишмә районының Яңавыл авылында «Яшел Башкортстан» акциясе узды. Авыл халкы, шулай ук якындагы Арслан, Әмин авылларында яшәүчеләр, шул исәптән мәктәп укучылары 2 гектар җирдә чыршы һәм нарат үсентеләре утырттылар.

– Безнең урман хуҗалыгы «Хәтер бакчасы» проектында да катнашачак. Питомникта үстерел-гән зур чыршыларны күчереп утыртачакбыз, – дип билгеләп үтте Илгиз Гайнислам улы. – Урман үстерү җиңел эш түгел. Моның өчен күп тырышлык таләп ителә. Кечкенә орлыктан зур һәм көчле агач үсүен күрү – шатлык, – ди ул.

Урман үстерү җиңел эш түгел
Урман үстерү җиңел эш түгел
Автор:Элина Школьная
Читайте нас: