Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
31 март 2023, 11:45

Язмышы әлегәчә билгесез

Рәхим Саттар (Габделрәхим Сөләйман улы Габделсаттаров) 1912 елның 15 августында Чишмә районының Түбән Хаҗәт авылында игенче гаиләсендә туа.

Язмышы әлегәчә билгесез
Язмышы әлегәчә билгесез

Ул балачактан ук әдәбиятка гашыйк була, дүртенче сыйныфта укыганда шигырьләр яза башлый. Авылдагы җидееллык мәктәпне тәмамлагач, төрле эшләрдә эшли, шигырьләр язуын дәвам итә. Шул елларда Башкортстан һәм Татарстан көндәлек матбугатында аның яшьлек хисләре белән язылган беренче лирик парчалары басылып чыга.

Урта мәктәпне ул Уфа шәһәрендә тәмамлый. Татар теле һәм әдәбияты буенча дәресләрне анда Нәкый Исәнбәт укыткан була. Бу хәл егетнең иҗат эше белән шөгыльләнү хыялын тагын да ныгыткан булса кирәк. Урта мәктәпне тәмамлагач, Р. Саттар төрле җирләрдә йөри, Донбасска барып эшләп кайта, Учалы районында урман кисү эшендә дә чыныгу ала. Шунда эшләгәндә 1932 елны ул гаилә корып җибәрә, бераздан исә армиягә алынып, Байкал чик буе гаскәрләрендә хәрби хезмәт вазифаларын үтәп кайта.

1937 елда Р. Саттар гаиләсе белән Казанга күчеп килә. Берникадәр вакыттан соң күңеленә яраклы эш тә таба: «Кызыл яшьләр» газетасында (хәзерге «Татарстан яшьләре») әдәби хезмәткәр булып эшли башлый, сугыш алды елларында газетаның җаваплы мөхәррире урынбасары вазифаларын башкара. Бер үк вакытта аның иҗат активлыгы да арта: газета битләрендә яшьләр тормышына багышланган мәкаләләре, очерклары, шигырьләре, әдәби тәрҗемәләре басыла.

Ләкин сугыш афәте тыныч тормыш агышын да, иҗат хыялларын да кискен үзгәртә: 1941 елның җәендә Р. Саттар үзе теләп фронтка китә. Десантчы сыйфатында фашистлар тылында үткәрелгән күп кенә сугышчан операцияләрдә катнаша. 1942 елның маенда булган шундый операцияләрнең берсендә чолганышта калып, Р. Саттар фашистлар кулына эләгә һәм, берничә ай Смоленск, Борисов шәһәрләрендәге хәрби әсирләр лагеренда газап чиккәннән соң, Берлин янындагы Вустрау лагерена озатыла. Шунда ул Абдулла Алиш белән очраша һәм озакламый Муса Җәлил һәм аның иптәшләре тарафыннан оештырылган фашистларга каршы оешманың иң ышанычлы әгъзаларыннан берсе булып китә. Ул әсирләр лагеренда һәм мәгълүм «Идел-Урал» легионында антифашистик листовкалар язып таратуда актив катнаша. 1943 елның август аенда яшерен оешма фаш ителеп, җәлилчеләрне кулга алганда, Р. Саттар да шул исемлектә була, әмма ул, үзе сизенепме яисә җае чыгыпмы, 1943 елның июнь аенда ук лагерьдан качып китә. Аның шуннан соңгы язмышы әлегәчә билгесез. Ничек вафат булуы турында фаразлар гына яши. Әмма «менә бу версия дөресе» дип раслаучылар да бар. Ул җитәкләгән төркемгә качарга урманчы поляк ярдәм иткән. Урман эчендәге яшерен сукмаклар аша поляк аларны Варшавага кадәр озаткан. Соңыннан ул полякны дошманнар кулга алган һәм җәзалап үтергән. Качкан легионерларның язмышы ут эчендә өзелгән. Алар засадага эләгә һәм печән кибәне астында яшеренеп торган вакытта фашистлар ут ача. Бер төркем кешене тереләй яндырып үтерәләр…

Рәхим Саттарның ике баласы кала. Улы Ил аны фронтка озата. Улы кечкенә вакытта ук Рәхим Саттар хатыны белән аерылган була. Кызы Алсу хатыны Наҗия белән калган. Улы Ил Саттаров – Татарстанда Милли социаль-икътисад институтын оештыручыларның берсе. Гомере буе әлеге югары уку йортының ректоры булып эшләгән. Герой әтисенең якты исемен, иҗатын, батырлыгын киләсе буыннарга җиткерү өчен күп тырышкан.

Р. Саттар баласына багышлап бер генә хат язарга өлгерә. Хатны алганда улына тугыз яшь кенә булган. Ил абый әтисе белән гомер буе шул хат аша «аралашкан».

Рәхим Саттар 1942-1943 елларда Смоленск, Борисов, Вустрау, Радом һәм Берлиндагы хәрби әсирләр лагеренда чагында да шигырьләр яза. Ватанны, туган җирне сагыну, фашистларга нәфрәт хисләре белән сугарылган шундый шигырьләрнең ике дистәгә якыны («Ант», «Шөһрәт», «Әнкәмә хат», «Әсирләр», «Халкым өчен», «Бүленгән җыр», «Очрашу» һ.б.) «Тоткынлыкта» исемле кулъязма җыентык рәвешендә туган илгә дә кайтып ирешә һәм берничә тапкыр матбугатта басылып чыга. Әдипнең зур булмаган шигъри мирасыннан үрнәкләр «Җыр дәвам итә» исемле җыентыгында, шулай ук рус теленә тәрҗемәдә «Три поэта-воина» китабында да нәшер ителә.

Язмышы әлегәчә билгесез
Язмышы әлегәчә билгесез
Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас: