Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
10 март 2023, 10:50

Вакансияләр ярминкәсе үтте

Башкортстанда, шул исәптән безнең районда, «Бердәм Рәсәй» белән карьерам» дигән яңа проект эшли башлады.

Вакансияләр ярминкәсе үтте
Вакансияләр ярминкәсе үтте

Партия проекты, барыннан элек, һөнәри юнәлеш бирүдә, өстәмә белем алуда, эшкә урнашуда һәм карьера үсешендә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Ул «Яхшы эш – йортта муллык» халык программасы юнәлеше буенча тормышка ашырыла.

Чишмә районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә тематик ярминкәләр айга өч тапкыр үткәреләчәк. Районара халыкны эш белән тәэмин итү үзәге начальнигы Гөлнара Уразмәтова сүзләренә караганда, узган пәнҗешәмбе, 2 мартта, эш бирүченең эшсезләр белән беренче очрашуы узган:

– Очрашуга бер зур предприятиенең кадрлар бүлеге начальнигын чакырдык, ул вахта алымы белән эшләү өчен берничә дистә вакансия тәкъдим итте, эш шартлары, карьера үсеше мөмкинлеге белән таныштырды.

Ә 6 мартта Чишмә поселогының «Холл-тайм» ресторанында эшкуар хатын-кызлар белән очрашу узды. Аралашу җылы һәм дустанә мохитта үтте. Район хакимияте бизнес-шерифы Артем Бәдретдинов һәм Чишмә районының эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле Энҗе Әхмә-дуллина консультация белән ярдәм тәкъдим иттеләр. Булачак эшмәкәрләрнең мәшгульлек үзәге һәм район хакимияте аша да субсидия алу мөмкинлеге бар. Спикерлар билгеләп үтүенчә, бизнес-планны әзерләгәндә барлык детальләрне дә исәпкә алырга кирәк, ул чакта финанс ярдәм алу мөмкинлеге берничә тапкырга артачак. Аралашу нәтиҗәләре буенча тиздән Чишмә районында массаж салоны, балчыктан әйберләр ясау остаханәсе, трикотаж киемнәр тегү кебек халыкка тагын берничә хезмәт күрсәтү урыны ачылачагы билгеле булды. Менә шундый вакансияләр ярминкәләре безнең районда эшсезлек дәрәҗәсен киметеп кенә калмыйча, тотрыклы табыш алучы эшкуарлар санын да арттырырга ярдәм итәр дип өметләнәбез.

Бүгенге көндә Чишмә районында 258 эшсез кеше исәптә тора. Узган елның декабрь ае белән чагыштырганда, эшсезләр саны кырык кешегә арткан.

– Бу, барыннан да элек, Чишмә шикәр заводында эш мизгеле тәмамлануга бәйле. Безгә мөрәҗәгать итүчеләрнең яше, уртача алганда, кырык яшьтән башлана һәм пенсия яшенә кадәр. Эшкә урнашырга теләүчеләр арасында олыгаеп баручы кешеләр дә күп. Гыйнвар аенда Чишмә районының мәшгульлек үзәге аша 13 кеше эш тапса, февраль аенда бу сан 22гә җитте, – дип хәбәр итте Гөлнара Риф кызы.

Март аенда сәламәтлек мөмкинлекләре чикле, әмма эшләргә теләге булган кешеләрне эшкә урнаштыру максатында тематик ярминкәләр үткәрү планлаштырылган. Алар Бөтенрәсәй инвалидлар җәм-гыятенең Чишмә районы оешмасы һәм мәшгульлек үзәге белән берлектә оештырылачак.

2023 елда федераль бюджеттан хезмәт базарына ярдәм чараларына 1,4 миллиард сумга якын акча юнәлдереләчәк. Башкортстан Республикасының гаилә һәм хезмәт министры Ленара Иванова билгеләп үтүенчә, республика бурычы – эш бирүчеләр, хезмәткәрләр өчен күбрәк файда китерсен һәм, гомумән, хезмәт базарын сак-лап калырга ярдәм итсен өчен әлеге акчаларны мөмкин кадәр нәтиҗәлерәк файдалану.

Вакансияләр ярминкәсе үтте
Вакансияләр ярминкәсе үтте
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: