+11 °С
Болытлы
Поселокның 5нче мәктәбе укучылары да бу көнне Чишмә телевидениесендә булдылар. «ЧТВ» укучыларга телевидениега тапшырулар төшерүнең кабатланмас мохитен күрү мөмкинлеге бирде. Кызыклы экскурсия барышында балалар үзләрен оператор, корреспондент һәм хәтта тапшыруны алып баручы ролендә сынап карый алдылар. Чын декорацияләрне, һөнәри җиһазларны, тапшырулар яздырылучы павильоннарны күрделәр.
«ЧТВ» хезмәткәрләре Айгөл Халикова һәм Юрий Редько аларга видеокамера алдында үзеңне ничек тотарга кирәклеге, сөйләм үзенчәлекләре һәм тапшыру алып баручының интонациясе турында сөйләделәр.
Экскурсия бик мавыктыргыч булды, укучыларның күбесе тормышын телевидение, журналистика һәм радиотапшырулар белән бәйләргә теләвен белдерде.