Чишмэ
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
28 февраль 2023, 10:17

Бакчачыларга – дәүләт ярдәме

Чишмә районы делегациясе 17-18 февральдә Уфада, «Торатау» конгресс-холлында узган «Smart-бакчачы» икенче республика форумында катнашты.

Бакчачыларга – дәүләт ярдәме
Бакчачыларга – дәүләт ярдәме

Районның бакчачылар җәмгыяте рәисе Роберт Фәйзуллин форумның эше турында сөйләде.

– Роберт Флюр улы, форумда нинди мәсьәләләр тикшерелде?

– Былтыр 15 апрельдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров инициативасы белән тәүге «Smart-бакчачы»  форумы узды. Радий Хәбиров бу чараны ел саен үткәрергә тәкъдим итте. Шуңа күрә бакчачыларның дистә еллар буе җыелган проблемалары – электр уты, су белән даими тәэмин итү, юллар һәм транспорт хәрәкәте, көнкүреш калдыкларын түгү, артык яшелчә-җимешне сату мәсьәләләре һәм дәүләт ярдәме күрсәтелү турында сүз барды.

– Проблемалар турында гына сөйләштегезме?

– Бакчачылык ширкәтләре рәисләре өчен осталык класслары узды, җир һәм милек, сәламәтлек саклау, сәнәгать министрлыклары, салым хезмәте, Росреестр, Кулланучылар күзәтчелеге, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре белән киңәшләшергә, шулай ук агрономнардан консультация алырга мөмкин булды.

– Делегация составында кемнәр булды?

– Безнең район территориясендә 100дән артык коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәте бар, бу Уфа агломерациясенең барлык бакча ширкәтләренең 10 процентын тәшкил итә. Районда бакча участоклары 13 меңнән артык. Алкин авыл Советы территориясендә бакча ширкәтләре күп (70тән артык) шулай ук Ар, Енгалыш, Ибраһим, Чишмә авылы биләмәләрендә дә аз түгел. Шуңа күрә безнең делегация составында бу авыл җирлекләре башлыклары бар иде. Районның тагын 22 коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәте рәисләре «түгәрәк өстәл» артында төрле темаларга фикер алыштылар.

– Форумның беренче көнендә нәтиҗәләргә йомгак ясалды. Безнең районда бакчачыларның проблемаларын хәл итүдә нинди үзгәрешләр бар?

– Елдан-ел күбрәк игътибар һәм ярдәм тоябыз. Коммерцияле булмаган бакча ширкәтләре узган елдан башлап территорияләрне инженерлык челтәрләре белән тәэмин итүгә субсидияләр ала башлады. Чыгымнарның 50 проценты инфраструктура объектларын, аерым алганда, электр тапшыру линияләрен, трансформатор подстанцияләрен, электр энергиясен автоматлаштырылган контрольдә тоту һәм исәпкә алу, су һәм газ белән тәэмин итү системаларын, бакча юлларын төзүгә, яңартуга һәм ремонтлауга түләргә мөмкин булачак. Ә бакча ширкәте территориясе чикләрендә комплекслы кадастр эшләрен башкарган өчен, шулай ук каты коммуналь калдыклар түгелгән мәйданчыкларны төзекләндерүгә һәм контейнерлар сатып алуга киткән чыгымнарның 90 процентын кире кайтарырга мөмкин булачак.

Алты бакчачылык ширкәте субсидиягә гариза бирде, «Нефтяник-1» СНТ чүп-чар түгү өчен  зур бункерга субсидия алды. 2022 елда гына да 16 бакчачылык ширкәтенә алып баручы ике юл ремонтланды. Эш башланды, дип уйлыйм. Сүз уңаеннан, республикада бер ел эчендә 74 бакчага юллар яңартылган.

– Быел бакчачыларга ярдәм күләме дә артты.

– Әйе, ике тапкырга. Өстәвенә, 10 бакча ширкәте ярты миллион сумлык грант алачак. Без дә катнашу өчен гариза бирергә уйлыйбыз.

– Сезгә һәм барлык бакчачыларга уңышлар телибез!

Бакчачыларга – дәүләт ярдәме
Бакчачыларга – дәүләт ярдәме
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: