Ул балалар һәм үсмерләрнең сәламәтлеген, аларның физик һәм психик үсешен билгеләүче иң мөһим факторларның берсе булып тора.
Узган атнада ата-аналар комитеты «Бердәм Рәсәй» партиясе әгъзалары һәм район мәгариф идарәсе технологы белән мәктәптә балаларны ашату сыйфатын тикшерде.
Чишмә авылының икенче мәктәбендә дә шундый тикшерү үтте.
Комиссия составына «Бердәм Рәсәй» вәкиле Халидә Солтанова, мәктәп директоры Ләйсән Кадермәтова, ата-аналар комитеты рәисе Эльвира Камалетдинова һәм туклану буенча җаваплы Зилә Арсланова керде.
Мәктәп директоры балаларны тукландыруның санитар-эпидемиологик нормалар белән регламентлануын, ризык әзерләнүче бинадан, савыт-саба юу кагыйдәләреннән башлап, рөхсәт ителгән продуктларны куллану нормаларына кадәр, барлык этаплар җайга салынуын аңлатты.
Комиссия ризыкның сыйфатын, порцияләрнең тулылыгын һәм ризыкларның расланган менюга туры килүен тикшерде.
– Ризык кайнар, порцияләр менюга туры килә, иртәнге аш сыйфатлы һәм тәмле итеп әзерләнгән. Ә туклану графигы сыйныфтагы балалар санына карап планлаштырылган, – дип хәбәр итте ата-аналар комитеты рәисе.