Чишмэ
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
3 февраль 2023, 11:37

Яхшы сүз җанга рәхәт, яман сүз – җәрәхәт

Беркөн Ленин паркындагы балалар мәйданчыгы янында 12-14 яшьлек малайларны карап торырга туры килде. Өлкәннәрдән курыкмыйча һәм кечкенә балалардан оялмыйча, бер-берсен уздырып кычкырып сүгенәләр.

Яхшы сүз җанга рәхәт, яман сүз – җәрәхәт
Яхшы сүз җанга рәхәт, яман сүз – җәрәхәт

3 февральдә Бөтендөньяда начар сүзләргә каршы көрәш көне билгеләп үтелә.

Беркөн Ленин паркындагы балалар мәйданчыгы янында 12-14 яшьлек малайларны карап торырга туры килде. Өлкәннәрдән курыкмыйча һәм кечкенә балалардан оялмыйча, бер-берсен уздырып кычкырып сүгенәләр. Нәнәй-картатайлар оныкларын җитәкләп бу тирәдән читкәрәк киттеләр. Тик, берсе дә малайларның начар тәртибенә кисәтү ясамады. Кызганычка каршы, бу күренеш гадәтигә әйләнеп бара: мәктәп укучылары, студентлар, өлкәннәр авызыннан да ямьсез сүзләр ишетергә туры килә. Хәтта балалар да, өлкәннәрнең үзләренә кисәтү ясарга батырчылык итмәячәген белеп, кычкырып, бар кеше дә ишетерлек итеп аты-юлы белән сүгенә. Безнең ваемсызлыгыбыз да моңа сәбәпчедер, мөгаен.

Агросәнәгать колледжының Чишмә филиалы укытучылары Елена Галиуллина һәм Юлия Князева фикеренчә, яшьләр китап укымаганга тел байлыклары сай, шуңа күрә башкалар алдында «текәрәк» күренер өчен сүгенү сүзләре кыстырып җибәрәләр. Болай сөйләшү кешенең үзен шәбрәк күрсәтәсе килүе турында сөйли икән. Педагоглар кызларның кайчагында егетләрдән дә уздырып җибәрүен билгеләп үтә.

– Әлбәттә, тәрбия эше алып барабыз, бу темага сыйныф сәгатьләре, чаралар үткәрелә, – дип тирән сулый укытучылар.

«Кояшкай» балалар бакчасы тәрбиячеләре Әлфия Милушева белән Гөлшат Яхина исә, сабыйлар әти-әниләреннән үрнәк ала, алардан ишеткәнне «ычкындыра» дип саный.  Гаиләдә әти-әни  сүгенеп сөйләшсә, бу «чирнең» балага йогачагы көн кебек ачык. 

– Без, әлбәттә, кисәтү ясыйбыз, балаларның күбесе моның начар гадәт икәнен аңлый, ояла. Әмма әйткәннән соң да туктамаучылар бар. Кайда өйрәндең моны дисәң, урамда, зурлардан ишеттек, дип җавап бирәләр. Кайберләре, ярамагач, нигә ул сүзләрне интернетта (тик-токта, ютубта) кулланалар алайса, дип гаҗәпләнә.  

Әйе, кызганычка каршы, сүгенү интернетка һәм телевидениегә дә үтеп керде. Педагоглар (һәм алар гына түгел) ни өчен үзәк каналларда бу рөхсәт ителә, дип аптырашка кала. 

Сүгенү сүзләре – ул рухи һәм әхлакый бозыклык билгесе. Ямьсез сүз телне боза, аның камиллеген җимерә, шәхесне юкка чыгаруга илтә. Галимнәр кешенең сүз ярдәмендә  нәсел аппаратын төзи яки җимерә алуын исбатлаган.  ДНК кеше сөйләмен кабул итә – яхшы сүзләр резерв мөмкинлекләрне уята, ә каргыш сүз, сүгенү мутацияләр тудыра ала икән. Хәтта еш сүгенгән  кешеләрнең яшьтәшләреннән азрак яшәве турында мәгълүмат бар.

Законнар турында да искә төшерү артык булмас. Административ хокук бозулар турындагы кодекс начар (сүгенү) сүзләре әйтүне вак хулиганлык дип классификацияли һәм җәмәгать урыннарында андый сүзләр кулланган өчен штраф, ә кайбер очракларда хәтта кулга алуны да күздә тота (РФ КоАП 20.1 маддәсе).

Танылган галим-табиб Углов «Сүгенү сүзләре аңың, телең аша үткәндә сине, акылыңны, телеңне, җаныңны пычрата. Пычрак сүзләр кулланганда үзең дә пычранасың», дип язган. Ни генә дисәк тә, сүгенү килешми, дуслар, ямьсез сүзләр әйтеп телебезне пычратмыйк, балаларга начар үрнәк күрсәтмик.

Яхшы сүз җанга рәхәт, яман сүз – җәрәхәт
Яхшы сүз җанга рәхәт, яман сүз – җәрәхәт
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: