Чишмэ
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
20 гыйнвар 2023, 10:51

Ялгыз кунмау хәерле

Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәссәлам: «Кешегә берүзе өйдә кунарга, ерак юлга берүзе чыгарга ярамый», – дигән. 

Ялгыз кунмау хәерле
Ялгыз кунмау хәерле

Икенче риваятьтә: «Әгәр мин белгәнне белсәгез, берегез дә төнгә каршы ерак юлга ялгыз чыкмас иде», – диелгән.

Бер ялгызы булганда кеше куркырга, берәр зыян-зәхмәткә дучар булырга мөмкин. Бу бигрәк тә олы яшьтәгеләргә, хатын-кызларга һәм балаларга карый. Чөнки алар күбрәк яклауга һәм саклауга мохтаҗ.

Бу хакта «Әл-Фәләкъ» сүрәсендә: «Бар кылынган, яралтылган һәм мәхлукның нинди булса да зарарыннан һәм, җир өстен караңгылык каплаган саен, караңгы төннең зарарыннан Сиңа сыенам, һәм сихер-ырым төененә өрүче, сихерчеләр явызлыгыннан, зарарыннан Сиңа сыенам, һәм көнчелек ачуы белән зарар китерергә теләгән көнче дошманның явызлыгыннан, зарарыннан Сиңа сыенам», – диелгән.

Балигъ булмаган баланы яки карт кешене төнлә берүзен генә калдырырга ярамый. Чөнки аларны кем дә булса куркытырга, бик каты куркудан сәламәтлекләре какшарга яки акылларына зыян килергә мөмкин.

Шәфкать хәзрәт ГЫЙСМӘТ

Фото: https://yandex.ru

Ялгыз кунмау хәерле
Ялгыз кунмау хәерле
Автор:
Читайте нас: