Чишмэ
+24 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
30 декабрь 2022, 13:51

Ял көннәрендә кая барырга?

2023 елның 8 гыйнварына кадәр күпләр ял итә. Бу көннәрдә салатлар ясау һәм телевизор караудан тыш тагы нәрсәләр белән шөгыльләнергә, кайда барырга була?

Ял көннәрендә кая барырга?
Ял көннәрендә кая барырга?

30 декабрьдә иртәнге уннан алып кичке алтыга кадәр «ВКонтакте» битендә  (https://vk.com/chishrdk) «Безгә Яңа ел килә...» видеооткрыткасын карап кәефегезне күтәрергә мөмкин.

Ә Яңа ел төнендә Чишмә Мәдәният сарае чыршы янына күңел ачырга чакыра, чаралар төнге бердә башлана. Сезне җыр-моңнар, артистлар чыгышы һәм күңел ачу программасы көтә.

2–3 гыйнварда Чишмә Мәдәният сараенда балалар белән «Хыяллар чынга аша, яки Карбабайның Яңа ел маҗаралары. Миссия үтәләчәк» спектакле карый аласыз, билет бәясе 200 сум. Тамаша иртәнге сәгать унда башлана.

6 гыйнварда кичке сәгать сигездә шулай ук район Мәдәният сараенда 35 яшьтән өлкәнрәкләр өчен «Раштуа очрашулары» узачак. Билет бәясе 150 сум, сезне күңелле һәм бай эчтәлекле күркәм  кичә көтә.

Чишмә поселогының Җиңү паркында ат-чана экипажы эшләячәк: 1 гыйнварда 2дән 6га, 2 һәм 3 гыйнварда 12дән 4кә кадәр.

 

Чишмә районында үтәчәк чараларның тулырак исемлеген безнең сайтта карый аласыз https://rodnikplus.ru/.

Ял көннәрендә кая барырга?
Ял көннәрендә кая барырга?
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: