Чишмэ
+29 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
30 декабрь 2022, 13:40

Министрлар белән әйлән-бәйлән йөрделәр

25 декабрьдә Алкин-2 авылындагы хәрби часть клубында махсус хәрби операциядә катнашучы инженер-сапер бригадасы хәрби хезмәткәрләрнең балалары өчен Яңа ел бәйрәме узды.

Министрлар белән әйлән-бәйлән йөрделәр
Министрлар белән әйлән-бәйлән йөрделәр

Чараны частьның хатын-кызлар советы оештырды.

Апалы-сеңелле Русалина һәм Камилә Кунафиналар бәйрәмгә чыршы һәм кар бөртеге булып киенеп килгәннәр.

– Чарада бик теләп катнашабыз, балаларыбызга игътибар бирүләре бик күңелле, – дип уртаклашты аларның әниләре Резеда Кунафина.

Балаларны котларга Кыш бабай, Кар кызы һәм башка әкият персонажлары гына түгел, ә бүләкләр белән республика хөкүмәте премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов, мәгариф һәм фән министры Айбулат Хажин, Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуров та килделәр. Алар балаларга күчтәнәчләр тапшырдылар, нәниләр белән чыршы тирәли әйлән-бәйлән йөрделәр.

– Кадерле балалар һәм әниләр, сезне якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйбыз. Бүген Ватанны саклаучы сугышчыларның бер генә баласы да республика игътибарыннан читтә калырга тиеш түгел. Без үзебезнекеләрне ташламыйбыз, һәр минутта ярдәм итәргә әзербез, – диде Ирек Хәйривәри улы.

Яңа ел тамашасы, биюләр һәм җырлар чарада катнашучыларның барысының да кәефен күтәрде. Балаларга Кыш бабайның дәртле биюе ошады, ә аннары алар үзләре дә бию флешмобында катнаштылар, Яңа ел турында җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр.

Министрлар белән әйлән-бәйлән йөрделәр
Министрлар белән әйлән-бәйлән йөрделәр
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: