Чишмэ
+24 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
26 декабрь 2022, 12:30

«Уңайлы мохит», «Башкортстанда озын гомерлелек»

Шушы көннәрдә район хакимиятенең зур залында узган Иҗтимагый палата һәм ветераннар советы утырышында «Уңайлы мохит», «Башкортстанда озын гомерлелек» программаларын гамәлгә ашыру һәм районда пассажирларга транспорт хезмәте күрсәтү кебек мәсьәләләр тикшерелде.

«Уңайлы мохит», «Башкортстанда озын гомерлелек»
«Уңайлы мохит», «Башкортстанда озын гомерлелек»

Утырыш күңелле хәбәрдән башланды – ветераннар советы рәисе Радик Әхмәдиев Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының янгыннарны кисәтү хезмәте үзәге инструкторы Илхомжон Ачиловка ветераннарның йортларында янгын чыгу турында хәбәр итүче җайланмалар урнаштыру буенча уртак эштә күрсәткән ярдәме өчен Рәхмәт хаты тапшырды.

– Бүгенге көндә сугыш ветераннарының, тыл хезмәткәрләренең һәм тол хатыннарның барысы да, «Сугыш балалары» категориясенә кергән 1500дән артык кеше янгын чыгу турында хәбәр итүче, гомерләрне саклап калучы җайланмалар белән тәэмин ителде. Бик зур эш башкарылды, – диде Радик Рәшит улы.

Алена Кузьмина Иҗтимагый палата вәкилләре һәм инвалидлар җәмгыяте рәисе Эльза Янабаева белән берлектә районның 24 җәмәгать урынында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен уңайлылыкны тикшерү буенча оештырылган рейд нәтиҗәләре белән таныштырды.

– Күпчелек учреждениеләрдә һәм оешмаларда пандуслар бар һәм алар ГОСТ таләпләренә туры килә, ләкин кайбер учреждениеләрдә күз буяу өчен генә эшләнгән – бик текә урнаштырылган, я култыксалары юк. Әлеге оешмаларның җитәкчеләре белән сөйләшеп, җитешсезлекләрне бетерергә киңәш иттек, – диде Алена Андреевна.

Иҗтимагый палата әгъзалары бу эшне дәвам итәргә – күп фатирлы йортларны тикшерү буенча да шундый рейдлар үткәрергә кирәк дип карар иттеләр. Чөнки торак йортларда, шулай ук җәмәгать, сәүдә, производство биналарында пандуслар мотлак булырга тиеш. Ул шулай ук Иҗтимагый палатаның эш нәтиҗәләре белән дә таныштырды.

Хакимият белгече Җиһанур Идрисов район буенча оештырылган маршрутларда халыкка транспорт хезмәте күрсәтү турында сөйләде. Халык өчен бу мәсьәлә дә көнүзәк, ветераннар советына да шул тема буенча мөрәҗәгать итүчеләр күп.

– Соңгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, районда 51409 кеше яшәгән 104 торак пункт бар. 45 авылга автобус йөрми (автобус тукталышына кадәр 2,5 чакрым ара булса торак пунктка транспорт йөри дип исәпләнә). Район маршрутларында дәүләт транспорты түгел, ә ике шәхси эшкуар хезмәт күрсәтә, ә бу, чыгымнар капланмаса, транспорт йөрү туктатылачак дигән сүз. 2022 елда районда төрле маршрутлар буенча рейс ачу өчен өч тапкыр конкурс үткәрелде, ләкин анда катнашырга теләүчеләр булмады, – диде Җиһанур Мәүлет улы.

Районның ветераннар советы рәисе урынбасары Анатолий Романов «Башкортстанда озын гомерлелек-туризм» проектын тормышка ашыру турында сөйләде. 

– Әлеге программа буенча 7 экскурсия оештырылды, анда 204 ветеран катнашты. Бүгенге көндә бу төр хезмәтләрдән файдаланырга теләүчеләр саны 700гә якын. Район ветераннары һәм кунаклары өчен Чишмәнең тарихи урыннары буйлап өч экскурсия оештырылды. Быел Уфа, Авыргазы, Туймазы, Ишембай һәм башка районнардан килгән кунаклар районның истәлекле урыннары белән таныштылар, – дип билгеләп үтте Анатолий Николаевич.

Ветераннар советы рәисе Радик Әхмәдиев 2022 елда башкарылган эшләр белән таныштырды.

– Ветераннар советы 45 башлангыч оешманы берләштерә, анда якынча 13000 кеше әгъза булып тора. Районда Бөек Ватан сугышында катнашкан ике ветеран – Солтан Хәйдәров һәм Минислам Гыймранов һәм сугышта катнашучыларга тиңләштерелгән өч кеше: Рәис Мостафин, Фәрит Мөхәррәмов, концлагерь тоткыны Мария Суздаль яши, ветераннарыбыз елдан-ел азая – 25 ноябрьдә Ришат Акбәтовны соңгы юлга озаттык. Ветераннар советы Бөек Ватан сугышында катнашучыларны барлык бәйрәмнәр һәм юбилей даталар белән котлый. Моннан тыш, 2022 елда тантаналы шартларда бер ветеранны – йөз яше, 12 кешене – 95 һәм 129 кешене 90 яшьләре тулу уңаеннан, сигез парны гаилә юбилейлары белән котладык. Быел ветераннар советына пенсия яшендәге 300гә якын кеше гариза белән мөрәҗәгать итте. Ветераннар советы «1941–1945 елларны хәтерлибез» интернет смотр-конкурсы, яшьләр һәм мәктәп укучылары белән очрашулар, хәтер көннәре, район яшьләре арасында кече футбол буенча турнир, өлкәннәр өчен бию кичәләре, инвалидлар өчен спорт фестивальләре кебек проектлар буенча эшләвен дәвам итте. Шулай ук фронтовик шагыйрь Рәхим Саттарның 110 еллыгына, тимер юл һәлакәтенең 80 еллыгына багышланган чаралар һәм шул фаҗигадә һәлак булучылар хөрмәтенә һәйкәл ачу оештырылды. Киләчәккә планнарыбыз зурдан. Ветераннар өчен республика буйлап экскурсияләр оештыру буенча ил Президенты һәм Башкортстан Башлыгының «Сәламәтлек» грантында катнашуга гариза әзерләү буенча эш бара. Якташыбыз, армия генералы Мәхмүт Гәрәевның тууына 100 ел тулуны югары дәрәҗәдә әзерләү һәм үткәрү планлаштырыла. Шулай ук тимер юл һәлакәте буенча мәгълүмат эзләүне дәвам итәчәкбез.

– Киләчәккә планнар бик күп, бары тик көч, вакыт һәм, әлбәттә, сәламәтлек кирәк, – дип нәтиҗә ясады ветераннар советы рәисе Радик Әхмәдиев.

«Уңайлы мохит», «Башкортстанда озын гомерлелек»
«Уңайлы мохит», «Башкортстанда озын гомерлелек»
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: