Чишмэ
+17 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
23 декабрь 2022, 17:28

Көнкүреш газы чыгуын ничек кисәтергә һәм фаҗигадән сакланырга?

Чын салкыннар килү белән, торак йортларда «газ хәвефсезлеге» мәсьәләсе кабат актуальләште.

Көнкүреш газы чыгуын ничек кисәтергә һәм фаҗигадән сакланырга?
Көнкүреш газы чыгуын ничек кисәтергә һәм фаҗигадән сакланырга?

Илдәге яңалыкларны күзәтеп баручылар күптән түгел генә Түбән Вартада, Идел аръягында һәм Ярославльдә гадәттән тыш өч хәл булуы, ә декабрь башында Назраньда газ шартлавы турында укыгандыр. «Көнкүреш газы шартлавы белән бәйле фаҗигаләрне булдырмас өчен күп катлы йортларда газ чыгу хакында хәбәр итүче датчиклар урнаштырырга кирәк», – дип кисәтә экспертлар. Бу нәтиҗәле чара, ләкин бик кыйммәткә төшә һәм күп вакыт таләп итә, шуңа күрә без әлегә башка хәвефсезлек чаралары хакында сүз алып барачакбыз. 

 

Газ ни сәбәпле шартлый?

Белгечләр фаҗигагә китерә торган биш төп сәбәпне атый. Алар барысы да тиешле хәвефсезлек чаралары күрмәүдән һәм һәрвакыттагыча «берни дә булмас әле» дип уйлаудан килә.

Фаҗигагә китерүче беренче сәбәп – пропан баллоннарын дөрес сакламау. Иске савытлар еллар дәвамында чоланнарда, подвалларда, антресольләрдә һәм хәтта балконнарда ята. Җыелган газ шартлау өчен бер очкын да җитә. Еш кына кешеләр газлы савытларны салкыннан кинәт җылыга кертә. Температураның кискен үзгәрүе матдәнең тиз киңәюенә һәм шартлауга китерә.

Икенче сәбәп – җиһазны дөрес урнаштырмау. Шартлауга баллонның аның янындагы җылыту приборларыннан җылынуы яки хәтта авуы китерә.

Өченче сәбәп – магистраль газүткәргечтәге җитешсезлекләр, монтажлаудагы хаталар аркасында газ агып чыгу: тиешенчә ялгамау, шланглар тузу, плитәләрне дөрес тоташтырмау. Моңа, шулай ук өстәмә җиһазларны законсыз тоташтыру керә.

Дүртенче сәбәп – газ плитәсенең кабызылган конфоркасына сыекча түгү. Су утны сүндерә, ә газ чыгу дәвам итә. Янмыйча, ул бүлмәдә җыела һәм теләсә нинди очкыннан шартлый ала. Шуңа күрә дә янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар, күп фатирлы йортларда яшәүчеләрнең газ плитәсе ярдәмендә бүлмәне җылытуларына, әйберләрне киптерүләренә һәм хәтта аш кәстрүле астындагы конфорканы кабызылган килеш калдырып үзләре эш белән чыгып китүенә яки йокларга ятуына зур җавапсызлык буларак карый һәм беркайчан да мондый адымга юл куймаска чакыра.

Бишлекне мангал, мич яки өй өчен файдалы нәрсә эшләргә ниятләп, газ баллонына «икенче тормыш» бирергә теләгән хуҗаларның җавапсыз мөнәсәбәте йомгаклый. Мондый «булдыклы» торак хуҗалары баллонны кисә, ә бит хәтта бөтенләй буш булып күренгән баллонда да һәрвакыт газ кала һәм бу афәткә китерә.

 

Исән калыр өчен нәрсәләрне белү зарур?

  Барлык техник хезмәтләндерү, җиһазларны кую һәм яңадан урнаштыру эшләре профессионалларга гына тапшырылырга тиеш, гәрчә бу күрше урамда яшәүче абзый күрсәткән хезмәткә караганда кыйммәтрәк булса да. Болай иткәндә гарантия булачак һәм сез барысын да тиешенчә эшләгәнегезне беләчәксез һәм тыныч йоклый алачаксыз. 

Техник хезмәтләндерү гадәттә елга бер тапкыр үткәрелә һәм бу вакытта газ хезмәткәрләрен өйгә кертү мөһим. Әмма өйдән-өйгә йөреп, ышанучан гражданнардан акча җыючы алдакчылардан сак булыгыз. Чын газ хезмәткәрләре нәрсә дә булса сатып алырга яки алыштырырга кирәк булганда да акча алмыйлар, бу сумма газга түләү өчен квитанциягә языла.

  Көнкүреш газы һавадан ике тапкыр җиңелрәк, шуңа күрә агып чыкканда бүлмәнең өске өлешендә җыела. Вентиляция дөрес эшләсә, ул тиз арада тышка чыгарыла. Шуңа күрә мичне кабызганда, форточканы ачыгыз яки «вытяжка»ны кабызыгыз.

  Еш кына газ баллонның сыгылмалы шланг белән тоташкан урыныннан чыга башлый. Әгәр дә анда зыян күргән урын булса, бу урынны дымлы чүпрәк белән кап-лагыз һәм баллонны тышка чыгарыгыз. Мондый мөмкинлек булмаса, бүлмәне җилләтегез.

  Әгәр баллонда ут кабынса, беркайчан да ялкынны өреп сүндерергә тырышмагыз, бу шартлауга китерәчәк! Янсын, ә сез кулларыгызны дымлы чүпрәк белән урап, кранны ябарга тырышыгыз. Бу мөмкин булмаса, янгын сүндерүчеләрне чакырыгыз. Беркайчан да янып торган газ баллонын суынганга кадәр урыныннан кузгатмагыз: ул аз гына күчерүдән дә шартларга мөмкин.

Газ торбаларына кием элә торган баулар бәйләмәгез һәм җир белән тоташтыручы сыйфатында кулланмагыз. Газ торбаларындагы җитешсезлекләрне үзегез төзәтмәгез! Корал белән кискәндә очкын чыгарырга мөмкин.

  Фатирда газ исе сизсәгез, кичекмәстән аның плитәгә килүен туктатыгыз. Очкын фатирда җыелган газның шартлавына китермәсен өчен шырпы сызмагыз, утны һәм электр приборларын кабызмагыз (иң яхшысы – бүлү щитында электр энергиясен сүндереп, бөтен фатирны токтан алырга).

Барлык ишекләрне һәм тәрәзәләрне ачып, газлы бүлмәне генә түгел, бөтен фатирны җентекләп җилләтегез. Бүлмәдән чыгыгыз һәм газ исе юкка чыкканчы анда кермәгез.

  Кемдәдер газ белән агулану билгеләре бар икән, аны саф һавага чыгарыгыз һәм, башын югарырак куеп яткырыгыз. Ашыгыч медицина ярдәме чакырыгыз.

 

ӘЙТКӘНДӘЙ

Чиста табигый газның төсе һәм исе юклыгын беләсезме? Кешеләр газ исен сизсен өчен, аңа бераз одорантлар – кискен начар ис чыгаручы матдәләр кушыла. Мәсәлән, черегән кәбестә, кызган печән, сасыган йомырка исен.

Көнкүреш газы чыгуын ничек кисәтергә һәм фаҗигадән сакланырга?
Көнкүреш газы чыгуын ничек кисәтергә һәм фаҗигадән сакланырга?
Автор:
Читайте нас: