Чишмэ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
21 декабрь 2022, 12:09

Мин көтә беләм

Хәрбинең тормыш иптәше күңел халәте белән уртаклашты

Мин көтә беләм
Мин көтә беләм

Розалия Вәлиева

Чишмә поселогында яшәүче Светлананың зур улы һәм тормыш иптәше әлеге вакытта махсус хәрби операциядә катнаша.

Ул ирен июльдән бирле күрмәгән. Тормыш иптәше Доставалов исемендәге батальон оеша башлагач та, хәрби комиссариатка барып контракт төзергә теләк белдергән һәм тәҗрибәсенә таянып (ул разведчик, Чечняда булган) яугирләрне үз подразделениесенә сайлап алган.

Азат Светлана белән Чечня республикасында хезмәт иткәндә танышканнар.

Светлана офицерлар ашханәсендә пешекче булып эшли, анда Оренбург өлкәсенең Тоцк шәһәреннән килеп эшкә урнаша. Туган ягында эш табалмагач аны Төньяк Кавказдагы хәрби частьта эшләүче ахирәте үзе янына чакырып ала. Шулай итеп, яшь кенә Светлана Чечняга барып чыга.

Азат кыю һәм ихлас күңелле Светлананы шунда ук күреп ала һәм гашыйк була.

Яшьләр зур туй тантанасы үткәреп тормаганнар. ЗАГС урнашкан ярым-җимерек, бер лампочка гына янып торган фатирда язылышканнар. Никахны теркәүченең документларга кул кую өчен хәтта ручкасы да табылмый, Азат кителеннән үзенекен алып бирә.

«Тирә-якта җимереклек, ул вакытта Грозныйда төзелеш эшләре башланмаган иде әле. ЗАГСтан ир белән хатын булып чыктык, мин йөзек булса да киик инде, дидем», дип искә ала ул.

Шулай итеп Светлана офицер хатыны була.

Аның сүзләренә караганда, гаилә тормышын башлау өчен бернинди дә шартлар булмый. Яшәү өчен җайлаштырылган, дүрт кеше торган бүлмәдә түбәдән су тама, ванна бүлмәсе күгәрек белән капланган, салкын һәм дымлы була.

«Шуны аңларга кирәк, сугыш ул шифаханә түгел. Әмма шундый шартларда да кеше булып калырга мөмкин», – ди Светлана. Аларның дүрт баласы бар: зур кызлары Настяга 25, Егорга 21, Артурга 10 һәм Тимурга 3,5 яшь.

Хәзер, күп еллар үткәннән соң, Светлана кайда һәм нинди шартларда никахлашу мөһим түгел, дип саный. Хисләрнең нык-лыгын һәм вәгъдәгә тугрылыкны тормыш үзе сынап караячак.

«Безнең үзара мөнәсәбәтләр әле дә элеккеге кебек. Хисләр бераз сүрелде, әлбәттә, әмма көнкүреш мәшәкатьләре аларны тулысынча юк итә алмады. Мин аның эштән кайтуын дулкынланып көтә, биш минутка соңга калса да борчыла башлый идем», ди ул.

Махсус операция барган урынга беренче булып уллары Егор китә. Ул Бурятиядә хезмәт итә, аннары контракт төзи һәм артиллерия разведкасына эләгә. Февральдә аны Беларуська хәрби өйрәнүләргә, ә арытаба Украинага җибәрәләр.

«Егор Украинага кергәч Азат төннәр буе йоклый алмады, улыбызның озак вакыт шалтыратмавына бик борчылды. Аның кайдалыгын һәм хәле ничек булуын ай ярым белә алмадык. Әлеге вакытта анда хезмәт итүчеләрнең туганнары социаль челтәрләр аша нинди дә булса мәгълүмат белә ала», – дип сөйләде Светлана.

Телефоннан сөйләшкән арада кәефсез булуымны күрсәтмәскә, еламаска, борчылу өчен сәбәп бирмәскә тырышам, ди ул.

«Бервакыт улым: «Тиздән әтине дошман утыннан саклаячакмын», диде. Егор – артиллерист, ә Азат пехотада. «Ярар, яхшы итеп сакла!» – дип боерык бирдем, – дип шаярта Светлана.

– Яңалыкларны карамыйм. Элегрәк гаскәрләрнең һәм улымның кайда булуын белү өчен Z һәм V төркемнәренең кайда икәнлеген күзәтә идем... Ә хәзер кирәкми. Минем өчен иң мөһиме – исән-сау булсыннар, махсус операция тизрәк тәмамлансын».

Светлана аның гаиләсе белән булган хәл барлык хисләрне прожектор кебек яктыртып ачыклады, ди.

«Моңа кадәр без «стажлы» гаилә идек, моның мәхәббәтме, әллә бер-береңә ияләшү генәме икәнлеген тикшерү мөһим булмады, әмма хәзер, тормыш иптәшем еракта булганда, аны бөтен йөрәгем белән яратуымны аңладым. Ул минем өчен бик якын һәм кадерле кешем. Моңа хәзер, әлеге хәлгә тарыгач кына төшендем. Беркемнең дә андый хәлдә калуын теләмим», – ди Светлана.

Ә Светлана биредә «хезмәт итә». Бәләкәй уллары балалар бакчасына йөри. Азат өйдә чакта кич эштән кайткач һәрвакыт бала янында булган, аның белән уйнаган.

Хәзер бар җаваплылык Светлана иңнәрендә.

Азат киткәндә уртанчы улы Артурга: «Өйдә өлкән кеше урынына син каласың», – дигән. Малай әтисенең сүзеннән чыкмый. Ул спортчы, футболчы, мәктәп командасында уйный һәм ярышларда уңышлы катнаша.

– Әтиләре махсус хәрби операциягә киткән гаиләләргә ярдәм күрсәтелә. Сез ярдәм сорап мөрәҗәгать иттегезме?

– Безне район хакимиятендә җыйдылар, ярдәм кирәк булса килегез, диделәр. Әлеге вакытта ярдәм кирәкми, ярдәмгә мохтаҗ булырга язмасын. Кем мохтаҗ –  ярдәм итсеннәр. Фатирда ремонт ясарга кирәк, әлбәттә, ярдәм сорап бараммы инде хәзер? Юк. Гардин элү өчен стенаны тишәргә кирәк булгач Азатның дусларына мөрәҗәгать иттем, тиз арада килеп ярдәм иттеләр.

Азат белән даими элемтә юк, Светлана һәрвакыт аннан хәбәр көтә: ике телефоны да кабызган килеш тора.

«Сирәк кенә телефонга «Сәлам, хәлләрегез ничек, балалар һәм үзең нихәлдә? Минем барысы да әйбәт» дигән хәбәрләр килә. Мин дә кыска гына җаваплар язам», – ди Светлана.

Доставалов исемендәге батальон яугирләренең якыннары өчен чат бар, аны командирның тормыш иптәше ачкан, анда Башкортстан вәкиле Алик Камалетдинов та бар.

«Кайберәүләрнең акча алганда проблемага таруын беләм. Республика вәгъдә иткән икән – вәгъдәләр үтәлә, дип әйтә алам. Оборона министрлыгында тоткарлыклар булды: банк карталарын барысы да активлаштыра алмады, кемгәдер акча килмәде, кемнеңдер акчасы алынды. Азат та беренче айда тиеш булган акчаны алалмады. Системага йөкләнеш булуын аңлыйм, бәлки, компьютерлар да начар эшлидер, кешеләр турында әйтеп торасы да юк», – дип аңлатты ул.

Күптән түгел Светлана тормыш иптәшенә балалары кулы белән төшерелгән рәсемнәрне җибәргән. Артур «Әти! Сине яратам, көтәм, сагынам», дип язган.

«Кеше арасында йөргәндә кәефем күтәренке. Тирә-яктагылар ирең һәм улың сугышта, ничек болай тыныч йөри аласың, дип гаҗәпләнәләр... Ә мин без-нең үзара бәйләнеш булуына – мин көчле булганда ирем белән улымның да хәле яхшы булуына ышанам. Мин елап ятсам – кемгә файда? Аларга болай да авыр, анда шифаханә түгел бит. Үземнең күңел кичерешләремне нигә аларга белгертергә? Хәлем әйбәт дим, авырсам да, борчылмасыннар дип аларга белгертмим.

Күңел төшенкелегенә бирелмәскә, үземне тыныч тотарга тырышам. Көндез эш, мәшәкатьләр белән үтә, онытылып торасың. Төнлә кыенрак, башка төрле уйлар керә. Уйланмаска тырышам.

Минем кебекләр, махсус операциягә киткән яугирләрнең хатыннары, бу хәлне төрлечә кабул итәләр. «Иремә бик авырдыр, арыгандыр», – дип борчылалар. Әлбәттә, ял итәргә бармаганнар бит алар. Йокылары да, тамаклары да туймыйдыр. Мин ул хәлләрне үз башымнан кичердем, нәрсә икәнен беләм.

Әлбәттә, өйдә көтүчеләргә күпкә авыррак. Алар өйрәнеп беткән инде. Ә без, хатыннарны, моңа беркем дә әзерләмәгән. Безгә ышанырга, көтәргә, өмет итәргә, сагышка бирелмәскә, сәбәпсезгә еламаска гына кала. Кайберәүләр ирләре киткәнче үк борчылып елый башлыйлар. Әйтерсәң лә, ул инде вафат булган. Алай итәргә ярамый.

Безгә төшенкелеккә бирелмәскә, алар кебек үк көчле булырга кирәк. Шул вакытта барысы да әйбәт булыр», ди Светлана.

Мин көтә беләм
Мин көтә беләм
Автор:
Читайте нас: