Алкинлылар үзләренең карарын: «Соңгы вакытта балалар күп вакытларын компьютер артында һәм кулларына телефон тотып үткәрә. Спорт мәйданчыгы булса, гаджетларын өйдә калдырып саф һавага чыгарлар иде, балалар бер урында утырып торырга түгел, ә хәрәкәт итәргә тиеш. Шулай ук мәйданчык якыннан аралашу урынына әйләнер иде», дип аңлаттылар.
Җыелышта проект буенча эшне оештыру өчен халык арасыннан биш кешедән торган инициаторлар төркеме сайланды.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Алкин авыл Советы биләмәсе халкы Урындагы башлангычларга ярдәм күрсәтү программасында ел саен катнаша. Әлеге программа ярдәмендә авылда күп кенә проблемалар хәл ителгән. Шул исәптән 2020 елда Алкинда су башнясын һәм автоматиканы алыштырып су белән тәэмин итү челтәрләре капиталь ремонтланган.