Чишмэ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
14 декабрь 2022, 15:02

«Юность»ның икенче яшьлеге

Шушы көннәрдә Чишмә районында күптән көтелгән кинозал ачылды. Ул район Мәдәният сараеның икенче катында урнашкан.

«Юность»ның икенче яшьлеге
«Юность»ның икенче яшьлеге

Тантанага мәртәбәле кунаклар: Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуров, Әмир Абдразаков исемендәге «Башкортостан» киностудиясе директоры Юнир Әминев, күренекле башкорт кинорежиссеры Булат Йосыпов, БР Дәүләт җыелышы – Корылтай депутаты Айдар Якупов чакырылды.

Киностудия директоры Юнир Миңнебай улы кинозалны ачу чарасында чыгыш ясап, Чишмә районында кинозал ачу идеясенең бер ел элек барлыкка килүен билгеләп үтте. Чишмә районы мәдәният идарәсе начальнигы Азат Арсланов белән беренче сөйләшүләр күрше Благовар районында кинозал ачу тантанасында узган.

Аның сүзләренчә, район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров ярдәмендә идея тиз арада тормышка ашырылган. Хәзер чишмәлеләрнең барлык премьералы фильмнарны уфалылар белән беррәттән, әмма үз районнарында карау мөмкинлеге бар.

Ришат Әнис улы грант ярдәмендә кыска вакыт эчендә кинозал ачу мәсьәләсе хәл ителүен билгеләп үтте. Ул халыкка кинозал исемен сайлауда актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерде, күпләр иске кинотеатр турындагы истәлекне саклап «Юность» дип атау өчен тавыш биргән.

Кинорежиссер Булат Тимербай улы кинозалның беренче тамашачылары алдында чыгыш ясап, үзен күптәннән Чишмәнеке санавын һәм Чишмә районына бик теләп килүен әйтте. Чөнки аның җитәкчелегендә берничә ел буена Чишмә җирендә халыкны җәлеп итеп «Шагыйрь көндәлеге» дигән нәфис фильм төшерелгән. Фильм төшерүдә ярдәм кулы сузганы өчен рәхмәт йөзеннән Чишмә районы хакимияте башлыгы

Ришат Мансуровка, район мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Арслановка, район Мәдәният сарае директоры Эльвира Яхинага, Келәш авылының күп функцияле клубы мөдире Руфина Мусинага, Түбән Хаҗәт авылы клубы мөдире Лена Кандаровага, Чишмә авыл Советы биләмәсе башлыгы Әкрам Туктаровка, фильм төшерүдә катнашканнары өчен Алсу Агадуллинага, Зилия Арслановага, Гөлгенә Галимовага, Әхмәт Кәримовка, Артур Курамшинга, Рауза Сәйфуллинага, Рөстәм Сәйфуллинга, Лена Хисмәтуллинага Рәхмәт хатлары һәм грамоталар тапшырды.

Районның иҗтимагый тормышында актив катнашучы укучылар, спортчылар яңа кинозалның беренче тамашачылары булдылар. Беренче күрсәтелгән фильм сәләтле башкорт режиссеры Булат Йосыповның яңа картинасы – «Шагыйрь көндәлеге» булды.

Декабрьдән башлап һәр көнне ял көннәрсез бер үк вакытта дүрт сеанс күрсәтелә.

Репертуар әлегә түбәндәгечә: 15.00 сәгатьтә – «СантаМэн», 17.00дә «Щелкунчик и волшебная флейта» мульфильмнары, 19.00 – «Тайный Санта» һәм 21.00 сәгатьтә «Ёлки-2» нәфис фильмнары.

 

 

Безнең белешмә

РФ Мәдәният министрлыгы 2015 елдан башлап, милли фильмнар күрсәтү өчен шартлар тудыру максатында Кино фонды аша яңа кинотеатрлар ачу һәм яңарту буенча проектны гамәлгә ашыра. Кино фонды программасы Рәсәй фильмына ышанычны кайтаруны, тамашачыда аңа ихтыяҗ булдыруны максат итеп куя. 2022 елда «Рәсәй Федерациясендә халык саны 500 мең кешегә кадәр булган торак пунктларда милли фильмнар күрсәтү өчен шартлар тудыру максатында, кино күрсәтүче оешмаларга ярдәм күрсәтү» конкурсы нәтиҗәләре буенча, Чишмә районы заманча яңа кинозал төзү буенча федераль проектка керде. «Мәдәни мохит» федераль проекты, «Мәдәният» гомумдәүләт проекты кысаларында, Федераль кино фонды һәм РФ Мәдәният министрлыгы ярдәмендә яңа һәм заманча киноҗиһазлар алуга грант бирелде.

Тугыз миллион сумга күп каналлы тавыш системасы, куәтле проектор, экран, сервер һәм кино күрсәтү, билетлар сату өчен башка кирәкле әйберләр сатып алынган. Барлык җиһазларны Санкт-Петербургның «Синема Трейд 78» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять урнаштырган.

 

«Юность»ның икенче яшьлеге
«Юность»ның икенче яшьлеге
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: