Чишмэ
+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
9 декабрь 2022, 15:00

Геройларны хөрмәтлибез

9 декабрьдә Рәсәйдә Ватан геройлары көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм – иң югары дәүләт бүләкләренә – Советлар Союзы, Рәсәй Федерациясе Герое исемнәренә, Дан һәм Изге Георгий орденнарына лаек булганнарга ихтирам билгесе.

Геройларны хөрмәтлибез
Геройларны хөрмәтлибез

Чишмә районында горурланырлык һәм үрнәк алырлык батырлар бар. Тумышы белән Ибраһим авылыннан булган Абдулла Гыйззәтуллинга Советлар Союзы Герое исеме 1944 елның 15 гыйнварында, ә Келәш авылында туып үскән Риф Сәхәбетдиновка Рәсәй Федерациясе Герое исеме 2001 елның 27 апрелендә бирелгән.

– Кызганычка каршы, музейда Абдулла Гобәйдулла улының шәхси әйберләре юк диярлек, берничә документының күчермәсе генә бар. Ул җиңүгә берничә ай кала, 1945 елның 15 мартында һәлак булган. Ә менә Риф Рәис улы белән тыгыз элемтәдә торабыз, – дип сөйләде районның Тарих-туган якны өйрәнү музее директоры Радик Әхмәдиев.

Музейда Абдулла Гыйззәтуллинның тракторчылар курсын тәмамлагач алган таныклыгының күчермәсе, ике ел дәвамында тракторчы булып эшләргә бирелгән юлламасы һәм 1нче категорияле тракторчы квалификациясе бирелү турындагы таныклыгы саклана. Шулай ук Советлар Союзы Герое исемен бирү турындагы указның, бүләкләү кәгазенең, һәлак булуы турындагы хәбәрнең, тормыш иптәше белән бергә төшкән фотосурәтнең һәм никах турындагы таныклыкның күчермәләре бар.

Риф Рәис улы әлеге вакытта Санкт-Петербургта яши, сирәк булса да туган ягына кайта. Ул – Рәсәйнең атказанган хәрби очучысы. Район музеенда

Риф Сәхәбетдиновның тормыш һәм хезмәт юлына багышланган күргәзмә бар.

Бирегә ул үзенең хәрби кителен, «Алтын Йолдыз» медаленең күчермәсен, орденнар тасмасын һәм фуражкасын тапшырган. Шулай ук монда аның шәхси планшеты, Рәсәй Герое кайчандыр үз кулы белән тутырган, заманында кирәкле булган топографик карта саклана.

Хәрби хезмәттә һәм чишмәлеләр белән очрашуда төшкән фотолары бар.

Нәкъ бүген Риф Рәис улының туган көне. Аңа ныклы сәламәтлек, көч-куәт һәм күңел күтәренкелеге телибез. 

– Кадерле якташларымны Ватан геройлары көне белән котлыйм. Безнең районда Рәсәй Геройлары артса, бик шат булыр һәм горурланыр идем. Барлык чишмәлеләргә дә сәламәтлек, иминлек, ә яшь буынның Туган илне сакларга әзер булуын телим! – диде Риф Рәис улы телефоннан сөйләшкәндә.

Ватан Геройлары көне – безнең өчен мөһим дата, ул тарихи традицияләрне дәвам итү һәм безнең район геройларының батырлык кылуы турындагы хатирәләрне саклау мөмкинлеге. Без каһарман ата-бабаларыбызны искә алу белән беррәттән, әлеге вакытта безнең арада яшәүче геройларыбызны да хөрмәтлибез.

Геройларны хөрмәтлибез
Геройларны хөрмәтлибез
Автор:Рима Губайдуллина
Читайте нас: