Чишмэ
+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
7 декабрь 2022, 15:04

Башкортстанда яшәүчеләргә янгын хәбәрчесен бушлай ничек алырга?

Салкыннар башлану белән республикада торак йортларда янгыннар саны арту күзәтелә. Үзеңне һәм гаиләңне уттан саклар өчен янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен төгәл үтәргә һәм өйдә кечкенә, әмма искиткеч файдалы прибор – янгын хәбәрчесе урнаштырырга кирәк.

Башкортстанда яшәүчеләргә янгын хәбәрчесен бушлай ничек алырга?
Башкортстанда яшәүчеләргә янгын хәбәрчесен бушлай ничек алырга?

Ни өчен кышын янгыннар күбрәк чыга?

Чөнки салкыннар килү белән кешеләр җылыту приборларын ешрак кабыза. Ун, ә кемнеңдер йортында утыз ел элек урнаштырылган электрүткәргеч йөкләнешне күтәрә алмый, изоляция өзелә һәм кыска ялганыш барлыкка килә. Шуңа күрә, кыш башланганчы мотлак рәвештә электрүткәргечнең төзеклеген тикшерегез, розеткаларны карагыз, кладовкага күз салырга да онытмагыз. Әгәр фатирда пробкаларны бәреп чыгара икән, бу инде төзексезлекләр турында сөйли һәм бу очракта идарәче компаниягә мөрәҗәгать итегез.

Мич белән җылытылучы йортларга килгәндә, аларны кышка җәен үк әзерләргә кирәк: морҗаны корымнан чистартырга, кирәк булганда төтен торбасын, мичне штукатурларга, агартырга. Агарту, матурлык бирүдән тыш, шуның белән дә мөһим: төтен чыккан билгеләр анда шунда ук күзгә бәрелә. Яккан мичне беркайчан да караучысыз калдырмагыз һәм бу эшне балаларга ышанып тапшырмагыз. Балалар белән даими рәвештә «янгын очрагы» уенын уйнагыз, алар янгын чыккан очракта нәрсә эшләргә, кая шалтыратырга кирәклеген белергә тиеш. Стресс хәлендә югалып калмас өчен, янгын хезмәте телефоны, йорт адресы язылган кәгазьне күренеп торган урынга элеп куярга да мөмкин.

 

Мини-сирена бөтен тирә-якны уятачак

Бәхетсезлек очракларын булдырмаска янгын хәбәрчеләре ярдәм итәчәк. Бу – төтен чыккан очракта әче тавыш белән куркыныч турында кисәтүче махсус датчик. Аны хуҗалар гына түгел, күршеләр дә ишетәчәк. Автоном янгын хәбәрчеләрен кулланганда кеше корбаннары санының – 70, матди зыянның 30 процентка кимүе турында рәсми статистика бар. Ягъни прибор ярдәмендә кешеләр ялкынны вакытында күреп калып, аны тиз арада сүндерү һәм зур янгынга юл куймау чарасын күрә ала.

Республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты мәгълүматлары буенча, соңгы биш елда янгын хәбәрчеләре ярдәмендә Башкортстанда 747 кеше, шул исәптән 280 бала коткарылган. Әйткәндәй, безнең республика – илдә автоном хәбәрчеләрне бушлай алырга мөмкин булган бердәнбер төбәк. Программа гамәлдә булган биш ел эчендә аларны Уфада 300 меңнән артык данә таратканнар.

 

Мошенниклардан сакланыгыз!

Кызганычка каршы, янгын хәбәрчеләре еш кына мошенникларның баю коралына да әйләнә. Алар ялгыз пенсионерлар өенә янгынга каршы хезмәт белгечләре буларак килә һәм дистәләрчә мең сумга прибор сата. Исегезгә төшерәбез, 55 яшьтән узган ялгыз яшәүче кешеләр автоном янгын хәбәрчеләрен бушлай алу хокукына ия. Аларны, шулай ук электр товарлары кибетендә дә үзаллы сатып алырга мөмкин. Янгын хәбәрчеләренең бәясе 300 сумнан алып бер мең сумга кадәр.

 

Батарейкаларны кайчан алыштырырга?

Автоном янгын хәбәрчесе батарейкадан мөстәкыйль эшләве белән уңайлы. Приборны ике шөреп ярдәмендә түшәмгә, яисә, өйдә тарттырылган түшәмнәр булса, стенаның өске өлешенә беркетәләр. Хәбәрчене электр приборлары күп булган урыннарда, мәсәлән, аш бүлмәсендә, урнаштыру яхшырак, әмма кәстрүлләрдән һәм чәйнекләрдән чыккан парны «тотып алмасын» өчен, плитәдән ераграк беркетү зарур. Батарейканың көче күп очракта бер ел-ел ярымга җитә, шуннан соң аны, һичшиксез, алыштырырга кирәк. Моның өчен хәбәрчене сәгать уклары буенча боралар, арткы капкачын алалар, батарейканы алыштыралар һәм сәгать угына каршы борып, приборны урынына куялар. Янгын хәбәрчесе төзек һәм кизү режимында булганда анда кызыл индикатор җемелдәп тора.

 

Шул ук вакытта…

Бер атна эчендә янгын хәбәрчеләре алты пенсионерны коткарган

Беренче очрак Туймазы районында, ике өлкән кеше яшәгән йортта булган. Бабай савытка алма пешерергә куйган, ә үзе, хатынын кисәтмичә, ихатага чыккан. Янгыннан төтен исен тотып алган хәбәрче коткарган. Туймазы районының тагын бер авылында әбекәй коймак пешерергә булган. Плитәгә май эретергә куйган, үзе тәрәзәдән капканың ачык булуын күреп калып, аны ябарга чыгып киткән һәм май турында оныткан. Плитәдә онытылган таба турында мини-сирена искә төшергән. Ә бу очрак Уфа районының Зубово авылында теркәлгән: пенсионер чәйнекне җылытырга куйган һәм аның турында оныткан. Су кайнап бетеп, пластик тоткычлар да эри башлаган. Чишмә районында бер ир йортта мичкә яккан, ә үзе хуҗалык эшләре белән шөгыльләнергә чыгып киткән. Берникадәр вакыттан соң янгын хәбәрчесе тавышын ишеткән. Өй төтенгә тулган булган. Баксаң, мичнең ишеге сафтан чыгып, янган күмерләр идәнгә төшкән икән. Чишмә районында булган тагын бер очрак. Йорт хуҗасы үзенә төшке аш әзерләргә булган, табага май салган һәм йоклап киткән. Аны янгын хәбәрчесе тавышы уяткан. Өй эче төтенгә тулган булган. Бәхеткә, пенсионер үзе тәрәзә һәм ишекләрне ача алган, газны сүндергән һәм табаны ачык һавага чыгарган.

 

Янгын хәбәрчеләре кемнәргә бушлай бирелә?

  55 яшьтән өлкәнрәк ялгыз яшәүче кешеләргә

  Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм инвалидларына

  Бөек Ватан сугышында һәлак булган яугирнең гаилә әгъзаларына

  Элекке балигъ булмаган концлагерь тоткыннарына

  1927 елның 22 июненнән 1945 елның 3 сентябренә кадәр туган «Сугыш балалары»на

  Сугыш хәрәкәтләре ветераннарына һәм инвалидларына

  7 яшькә кадәр балалары булган гаиләләргә

  Социаль яктан авыр хәлдә булган гаиләләргә

  Аз керемле күп балалы гаиләләргә

  Бала туган гаиләләргә (2019 елдан башлап хәбәрче яңа туган сабыйлар өчен бүләк җыелмасы белән бергә тапшырыла).

 

Автоном янгын хәбәрчесен алу өчен

Янгыннарны кисәтү үзәгендә эш көннәрендә 9 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр 8 (347) 272-00-24 телефоны буенча яки [email protected] электрон почтага заявка калдырырга кирәк.

 

 

 

Үлемгә китергән барлык янгыннарның яртысы кеше йоклаган вакытта була. Йоклаганда ис сизү һәм янгынны вакытында күреп калу авыр.

Агулы төтенне сулаган кеше берничә минут эчендә үләргә мөмкин.

Башкортстанда яшәүчеләргә янгын хәбәрчесен бушлай ничек алырга?
Башкортстанда яшәүчеләргә янгын хәбәрчесен бушлай ничек алырга?
Автор:
Читайте нас: