Чишмэ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
1 декабрь 2022, 12:06

Янгын сүндергеч ут таралуга юл куймый

Йортларда һәм фатирларда янгын чыгу кыш көннәрендә аеруча көнүзәк проблема булып кала.

Янгын сүндергеч ут таралуга юл куймый
Янгын сүндергеч ут таралуга юл куймый

Соңыннан үкенгәнче, алдан чара күрүең әйбәтрәк, әлбәттә, чөнки, янгын сүндерү хезмәте мәгълүматларына караганда, быел Чишмә районында 219 янгын чыккан, өч кеше һәлак булган, икесе зыян күргән. Шулай ук районда янгын чыгу турында хәбәр итүче 12 җайланма сигнал биргән, алар ярдәмендә 24 кешенең гомере коткарып калынган. Ләкин боларның барысы да коры саннар һәм алар кайгы-хәсрәтнең ачысын тапшыра алмый.

– Барлык җәмәгать биналарында, учреждениеләрдә, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, шулай ук транспортта янгын сүндерү җайланмасы (огнетушитель) булырга тиеш. Янгын сүндергеч һәркемнең өендә булсын  дип киңәш итәм.

Торак биналарда куллану өчен порошок сыман янгын сүндергеч тә яраклы. Аның белән электр-үткәргечтә һәм көнкүреш электр приборларында чыккан янгынны сүндерергә мөмкин. Янгын сүндергеч ут капкан әйберне суыту, ялкынның температурасын киметү үзенчәлегенә ия, – дип сөйләде гомерне ничек һәм нинди янгын сүндерү чаралары ярдәмендә саклап калу мөмкинлеге турында Гадәттән тыш хәлләр буенча БР дәүләт комитетының янгыннарны кисәтү хезмәте үзәге инструкторы Илхомжон Ачилов.

Шәхси йортларда янгын чыгу мөмкинлеге зур. Чөнки андый өйләр еш кына утын, күмер ягып яки электр белән җылытыла. Шулай ук анда, фатирларда булмаган әйберләр: казаннар, бойлерлар, мичләр, каминнар, насослар, җылытучы кабельләр, вентиляторлар, урам яктагы яктырткычлар һәм башкалар бар. Системадагы төзексезлекләр аркасында да янгын чыгарга мөмкин.

– Янгын, барыннан да ешрак, төзек булмаган электрүткәргечләр, кыска ялганыш, мич ягу кагыйдәләрен бозу, ашарга әзерләгәндә, тәмәке тартканда ут белән саксыз эш итү сәбәпле чыгарга ихтимал. Янгын сүндергеч ярдәмендә яна башлаган әйберне үзаллы сүндерергә яки янгын сүндерүчеләр килгәнче утның зур мәйданга таралуына ирек бирмәскә мөмкин булачак, – дип аңлатты Илхомжон Ачилов.

– Статистика күпче-лек халыкның янгын чыгу ихтималлыгы турында уйламавын, йортларының иминлеге турында хәстәрлек күрмәвен, үзләренең һәм якыннарының сәламәтлеген санга сукмавын күрсәтә. Өйләрдә янгын сүндергеч булмау шул хакта сөйли, ул телевизор, электр приборлары янып киткән, кухняда майга ут капкан очракта олы яшьтәге кешеләргә һәм укучыларга янгынны тиз генә сүндерергә мөмкинлек бирер иде, – дип хәбәр итә үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә Гадәттән тыш хәлләр буенча БР дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров.

Куллану срогы чыккан янгын сүндергечләрне файдаланмагыз! Өегездәге янгын сүндегеч – хәвефсезлек нигезе.

Янгын сүндергеч ут таралуга юл куймый
Янгын сүндергеч ут таралуга юл куймый
Автор:Элина Школьная
Читайте нас: